Ленино-Кокушкинода «Ак барс» кошчылык комплексында алдынгы хезмәткәрләрне һәм юбилейларын билгеләп үтүчеләрне хөрмәтләделәр
“Бездә якынча 600 кеше эшли. Катлаулы, авыр вакытлар, бүгенге көндә эшче куллар җитми. Без коллектив эш башкарабыз һәм билгеле бер нәтиҗәләргә ирешәбез. Предприятие сезнең һәрберегезнең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә яши, фидакарь хезмәтегез өчен зур рәхмәт!” - диде үз чыгышында җитештерү мәйданчыгы директоры Вефхвия Кахаберидзе.
Сугым цехы җиһазларын ремонтлау буенча слесарь-ремонтчы Дамир Насыйров авыл хуҗалыгы өлкәсендәге намуслы хезмәте өчен һәм 65 яшьлек юбилее уңаеннан “Ак Барс” кошчылык комплексының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Яшь чагында ул Теләче районы колхозында тракторчы, комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән. 1979 елда кошчылык комплексына урнашкан, бүгенге көнгә кадәр предприятиеда эшли - 43 ел. Хезмәтенә тугрылыгы өчен аны берничә тапкыр бүләкләгәннәр, иң кадерле бүләге – “Хезмәт батырлыгы өчен” медале.
– Безгә зур җаваплылык йөкләнгән, без җиһазларны эшкә әзерлибез, аларны карап, тикшереп торабыз. Әгәр алар ватылса, предприятие эшчәнлеге тукталмасын өчен мөмкин кадәр тизрәк ремонт ясарга кирәк, – дип билгеләп үтте Дамир Дәүләтгәрәй улы.
Ул Ленино-Кокушкино авылында яши, эш көннәреннән соң аны кыяр, помидор үсә торган теплицада табарга мөмкин. Дамир Насыйров биш ел элек пенсиягә чыккан, әмма көннәр буе өйдә утырырга теләмим, күңелсез ди. Шуңа күрә әлегә кош фабрикасы белән хушлашырга җыенмый.
Котельныйда химик су чистарту аппаратчысы Ольга Хаммадиева һәм кош эшкәртүче Оксана Никифорова авыл хуҗалыгы өлкәсендәге намуслы хезмәтләре өчен һәм юбилейлары уңаеннан район башлыгының Рәхмәт хатларын алдылар.
Оксана Михайловна Үзбәкстаннан. Шәһәрдә яшәгәннәр, терлек тә, кош та тотмаганнар. Ул тегүче булырга укыган. Студент чагында беренче заказ Татарстан Эчке эшләр министры урынбасары хатыны өчен затлы мех якалы пальто булганлыгын искә алды. Бу студент чагында була, училищены тәмамлагач, ул КБОда эшли. Дусты аңа кош фабрикасына эшкә урнашырга тәкъдим итә, анда хезмәт хакы яхшы булуы турында әйтә. Шулай итеп, Оксана Михайловна предприятиегә 1991 елда килә.
Кош ите җитештерү берничә этаптан торган конвейерны тәшкил итә: кошларны чалу, пар белән эшкәртү, йолку, эчен алу, суыту, сортларга аеру. Оксана Никифорова кошларның эчен алу белән мәшгуль. Эш көне иртәнге сәгать 5тә башлана, хезмәткәрләр 4.30 да килә. Оксана Никифорова билгеләп үткәнчә, ул бу еллар эчендә будильниксыз да шулай иртә уянырга өйрәнеп беткән.
Осиново поселогында яши, ике кызы бар, аларның берсе кошчылык комплексында эшли. Буш вакыты булса гөмбә җыярга, балык тотарга, дачада хуҗалык эшләре белән шөгыльләнергә ярата.
Ольга Хаммадиеваның бөтен гаиләсе – кызы, улы, ире – мәдәният бүлегендә эшли, ә ул – югары белемле зоотехник, авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куя. Кошчылык комплексында озак эшләмәсә дә, әмма ул һөнәре белән бәйле, ди.
– Без су чистарту системаларын тикшерәбез, һәр ике сәгать саен суга катылыкка, чисталыкка, селтегә анализлар үткәрәбез. Белемнәребезне даими яңартып торабыз, имтиханнар тапшырабыз, яңадан әзерләнүгә барабыз, – дип билгеләп үтте ул.
Коллективта алар 23 кеше. Һәркем башкаларга ярдәмгә килергә әзер. Җәен эштән буш вакытларын бакчада үткәрә, төрле яшелчәләр үстерә, йорт яны территориясен чәчәкләр белән бизәргә ярата.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа