Ленино-Кокушкинода балалар да челтәр үрә
Күптән түгел “Шатлык” приютында тәрбияләнүчеләр өчен экскурсия оештырганнар
Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»
Ленино-Кокушкино авылында “Көмеш волонтерлар” көн саен икешәр, хәтта өчәр маскировка челтәре ясый. Иреклеләргә өлкән буын вәкилләре торган саен күбрәк кушыла – хәзер алар 26 кеше. Алар көн саен сменалап эшлиләр, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә ял итәләр. Алар өчен Яшьләр үзәгендә урын бүлеп бирелгән, анда балалар даими рәвештә төрле түгәрәкләргә йөри. Алар буш булганда, өлкәннәргә ярдәм итәргә керәләр.
Волонтерларның беренче максаты – хәрбиләргә ярдәм итү, ә икенчесе – үсеп килүче буында патриотизм тәрбияләү. Пенсиядәге укытучы Сания Гыйләҗева шулай дип саный, берләшмәнең башка катнашучылары да аның белән килешә. Ул волонтерлар сафына ел ярым элек кушылган.
– Кайбер балалар моның ни өчен икәнен дә белмиләр иде, – диде Сания Мирсалиховна. – Бервакыт бер кыз килде дә: “Ә бу челтәр гел монда эленеп торамы?” – дип сорады. Мин аңа ул һәрвакыт яңарып тора, без аны рулоннарга төрәбез һәм СВОга җибәрәбез, дип җавап бирдем.
Ул, мәктәп укучылары хезмәт дәресләре вакытында булышырга килсеннәр иде, дигән идея тәкъдим итте. Чөнки эш тә тизрәк барачак, балалар аңлаячак, күрәчәк, файдалы эш белән шөгыльләнәчәк. Күптән түгел алар “Шатлык” приютында тәрбияләнүчеләр өчен экскурсия оештырганнар. Балалар барысын да кызыксынып караганнар. Шулай да иң еш ярдәм итүчеләр – Яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр, чөнки волонтерлар алар белән бер бинада.
– Мин монда беренче тапкыр сыйныф белән булдым, бүген икенче тапкыр ярдәм итәм. Челтәрләр хәрбиләргә танкларны яшерү һәм алар күренмәсен өчен кирәк, – ди бишенче сыйныф укучысы Иделия Гобәйдуллина. – Мин махсус хәрби операциядәге солдатларга булышам һәм моның белән яхшылык эшлим. Көмеш волонтерлар янына тагын киләчәкмен, – ди аның яшьтәше Азалия Сафина.
– Истә тотармын, – диде елмаеп Фәния Толстова. Ул 2023 елның сентябрендә җирле иреклеләр командасын җыйган. Элек материаллар аз иде, ә хәзер аларны район штабыннан җитәрлек күләмдә китерәләр, ди. Аның туганнан туган энесе СВО зонасында хезмәт итә. Шуңа күрә дә ул бу эшне бик теләп башкара. Әлбәттә, солдат та апасының волонтерлык белән шөгыльләнүен хуплый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа