Ленино-Кокушкинода Яшьләр үзәгендә “Балалар йөгереше” узды
Анда алты айдан өч яшькә кадәрге спортчылар катнашты.
Әлеге ярышка районның төрле авылларыннан сабыйлар үзләренең әтиәниләре белән килде. Алар арасында Көек авылыннан Галләмовлар гаиләсе дә бар. Әнисенең кулында сигез айлык Марк.
– Без инде бераз үрмәләргә өйрәндек һәм бүген үз сәләтебезне күрсәтәчәкбез. Җиңүгә өметләнәбез! – дип сөйләде Екатерина Галләмова. Ленино-Кокушкинода сабыйлар ярышы икенче ел үткәрелә. Беренче тапкыр 15 катнашучы җыелса, быел инде 25 бала килгән. – Без Яшьләр эшләре министрлыгы грантын оттык. Бу безнең “Гаилә иле” проекты кысаларында оештырыла торган беренче чара. Ел дәвамында башка чаралар да планлаштырылган, – дип билгеләп үтте яшьләр үзәге директоры Айгөл Гыйззәтуллина.
Кечкенә спортчыларның бурычы – билгеләнгән араны узу. Шул ук вакытта ата-аналар булдыра алганча телефоннар, ачкычлар, уенчыклар белән сабыйларының игътибарларын җәлеп итәргә тырышты. Әлбәттә, бу җиңел эш түгел. Балалар вакытвакыт игътибарларын читкә юнәлтте. Шуңа да карамастан, аларның күбесе финишка кадәр килеп җитте. Олырак катнашучылар үзләрен ышанычлырак тоттылар, кайберләре алты метр араны җиңел генә йөгереп узды, ә кайберсе ашыкмыйча гына үтте.
Барлык яшь төркемнәре буенча җиңүчеләрне билгеләделәр. Алар арасында Ленино-Кокушкино авылыннан сигез айлык Сәидә дә бар.
– Кызымның тормышында бу беренче спорт ярышлары. Мин аңа ышанам, ул билгеләнгән араны үтеп чыга алачак, – диде Римма Минһаҗева кызы турында.
Барлык катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. 1 июньдә Яшьләр үзәге үзенең “Дефиле колясок” проектын тормышка ашыру кысаларында тагын бер гаилә конкурсы үткәрәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа