Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ленино-Кокушкинода язучы Ринат Мөхәммәдиев белән очрашу узды

Ул тамашачылар белән үз әсәрләрен иҗат итү тарихы белән уртаклашты.

Ленино-Кокушкино авылы Яшьләр үзәгендә күренекле мәдәният эшлеклесе — язучы, әдәби тәнкыйтьче һәм Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ринат Мөхәммәдиев белән очрашу узды. Чараны Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы һәм ТР Милли китапханәсенең методика бүлеге оештырды.

Язучының иҗат кичәсендә ТР Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге баш китапханәчесе Зәйнәп Җамалиева катнашты.

70тән артык китап авторы Ринат Мөхәммәдиев кунаклар белән үз әсәрләрен иҗат итү тарихы белән уртаклашты. Романнар һәм повестьлар турында фикер алышуда өлкән буын вәкилләре дә, яшьләр дә актив катнашты. Язучы авыл халкының укымышлы булуын һәм аларның татар әдәбияты язмышы белән эчкерсез кызыксынуларын аерым билгеләп үтте.

Яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр иҗади номерлар белән чыгыш ясап, бәйрәм рухын күтәрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса