Ленино-Кокушкинода кошчылык комплексы алдынгыларын билгеләп үттеләр
Хезмәткәрләр үз эшләре турында сөйләделәр.
Ленино-Кокушкинода кошчылык комплексы алдынгыларын билгеләп үттеләр.
Биналарны әзерләү цехы бригадиры Энҗе Фатыйховага Питрәч районы башлыгының Рәхмәте белдерелде. Предприятиедә ул инде 22 ел эшли, шуларның биш елын – хәзерге вазыйфада.

Энҗе Нәзыйфовна кошларны йомыркага утырту өчен корпусларны әзерләү өчен җаваплы – чистарту, юу һәм дезинфекцияләү. Аның җитәкчелегендә 25ләп кеше эшли.
– Кошларны суярга җибәрү белән үк эшкә керешәбез, – дип аңлата ул. Дүрт катлы корпусларны ике көн ярым юабыз. Бу бик җаваплы: киләсе кошларның ничек үсүе безнең эшкә бәйле. Цех башлыгы Ольга Алексеевна белән бик дус эшлибез, бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз.
Бригадада күбесенчә ир-атлар, әмма Энҗе Фатыйхова өчен бу проблема түгел. Хезмәттәшләре аңа хөрмәт белән карыйлар һәм күрсәтмәләрне берсүзсез үтиләр.
– Безнең команда дус, бер-беребезне аңлыйбыз, ярдәмләшеп эшлибез, – диде горурланып бригадир.
Энҗе Нәзыйф кызы өчен район башлыгы Рәис Сөләйманов бүләге – аерым дәрәҗә. Күптән түгел ул аңа хәрби хезмәткәрнең хатыны буларак ярдәм күрсәткән:
– Кызыбызның Казанда туе булды, Рәис Әхтәмович безгә кунаклар йөртү өчен автобус бирде. Бөтен гаиләбез исеменнән аңа зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Энҗенең ире моннан сигез ай элек контракт буенча СВОга “Мин анда кирәк” дип киткән. Хатыны аны көтә, үзе өчен көндәлек эшендә көч таба, бу эш аңа рухын төшермәскә ярдәм итә.
Тавыклар-әтәчләр асрау мәйданчыгында эшләүче Нурфия Яруллинага “Ак Барс” Холдинг компаниясе” АҖдән “Фидакарь хезмәт өчен” медале тапшырылды.

Ул кошчылык фабрикасында 34 ел эшли. Корпусларны җыештырудан башлаган, бүген кошларны карау өчен җаваплы.
– Безнең бригадага 70 мең тавык һәм 6 мең әтәч беркетелгән, – дип сөйли Нурфия Габделәхәтовна. – Без даими рәвештә обходлар ясыйбыз. Әтәчләрне күзәтү аеруча мөһим, аларның торышына йомыркаларның аталану сыйфаты бәйле, ә бу безнең хезмәт хакыбызга йогынты ясый. Тавыкларга 160 көн булгач, алар йомырка сала башлый, аннары без аларны җыябыз.
Җыю процессы тулысынча автоматлаштырылган. Хезмәткәрләрнең төп бурычы – йомыркаларны җентекләп сортларга аеру, бу вакытта ватылган һәм пычракларын җыялар. Бригада көн саен 50 меңгә якын йомырка эшкәртә.
– Эш, әлбәттә, җиңел түгел, – ди кош караучы. – Без атнага бер генә көн ял итәбез. Ләкин үз эшеңне яратканда, алга таба эшләргә көч табасың. Җитәкчеләребез дә яхшы – җитәкчелек безне хөрмәт итә, һәрвакыт ярдәмгә килә, барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итә.
Нурфия Габделәхәт кызы тумышы белән Теләче районының Мәтәскә авылыннан. Питрәчлегә кияүгә чыккач, ул Ленино-Кокушкино авылына күченә. Яруллиннарның кызлары бар, ул банкта эшли, әти-әнисенә ике онык – Иделия белән Раминаны бүләк иткән. Бөтен гаилә үзенең беренче медален алган хатыны, әнисе һәм әбиләре белән горурлана.
– Димәк, минем хезмәтемне хөрмәтлиләр һәм аңлыйлар, – диде сүзен йомгаклап Нурфия Яруллина.
Предприятиедә 30 ел эшләүче ветеринария санитары Гөләндәм Садыйковага кыйммәтле бүләк – телевизор бирделәр.

1993 елдан ул үз эшенә тугры хезмәт итә, ветеринария табибына чебиләрне кабул итүдән һәм үлчәүдән алып аларның торышын, аппетитын һәм витаминнар кертүгә кадәр барлык процессларда ярдәм итә.
Аның бригадасына кош инкубатордан килә – яңа туган чебиләр аеруча игътибар таләп итә. Инде 9-13 көннән аларга беренче вакцинация үткәрәләр.
– Һәр эшнең үз кыенлыклары бар, – дип уртаклаша Гөләндәм Тимергалиевна. – Без һәрвакыт аякта, теләсә нинди һава торышында: салкында да, эсседә дә, яңгыр астында да, кар яуганда да. Бүлекчәнең ун корпусын да әйләнеп чыгабыз – туктаусыз хәрәкәттә. Кайвакыт авыр әйберләр дә күтәрергә туры килә. Ләкин мин үз эшемне яратам һәм аны намус белән башкарам.
Гөләндәм тумышы белән Теләче районының Балыклы авылыннан. Яшь чакта ире Азат белән Питрәч районына күчеп киләләр. Ире 32 ел шул ук кошчылык фабрикасында машина йөртүче булып эшләгән. Алар ике кыз үстерәләр – Алинә һәм Динә, ә хәзер аның өч оныгы бар: Амелина, Тамерлан һәм Эмилия. Ел ярым элек ул тол калган.
– Югалту белән килешүе әлегә кадәр авыр, – ди Гөләндәм Садыйкова. – Балаларым, оныкларым хакына яшим. Эш игътибарымны читкә юнәлтергә ярдәм итә, коллективыбыз да дус, ярдәмчел. Җәен бакчада ял итәм, ә кышын кичләрен күңел өчен шигырьләр язам.
Бүләкләнүчеләрнең тулы исемлеге
“Ак барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ Мактау грамоталары белән кош караучылар Надежда Кунакбаева һәм Юрий Никоноров, инкубаторда йөк ташучы Булат Сафин, кош эшкәртүче Павел Филиппов, котельный операторы Рөстәм Хәйруллин, КНС операторы Виктор Чихирев бүләкләнде.
“Ак Барс” Холдинг компаниясе” АҖ Рәхмәте кладовщик Алинә Ибраһимовага, бүлү һәм фасовкалау цехы башлыгы Мария Калининага, юридик хезмәт башлыгы Алсу Ларинага, машина йөртүче Виталий Назаровка, кош эшкәртүче Айрат Насыйровка, пешекче Эльмира Насыйбуллинага, әйдәп баручы бухгалтер Жанна Таминдаровага, ветеринария санитары Эдуард Шәриповка белдерелде.
“Ак Барс” Холдинг компаниясе” АҖсе кош караучылар Алла Волкованы һәм Алия Галәветдинованы, кош караучы (слесарь) Радик Гариповны, инженер-механик Ришат Закировны, кош тоту буенча оператор Гөлнара Закированы, куркынычсызлык хезмәте башлыгы Игорь Сандомировны, авточараларның техник торышы контролеры Райнур Шакировны фидакарь хезмәтләре өчен медаль белән бүләкләде.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә намуслы хезмәтләре өчен төзелеш цехы башлыгы Юрий Абрамовка, ярдәмче эшче Хәйдәр Әскәровка, кош эшкәртүче Рузилә Гариповага, ит бүлүче Алсу Гаязовага, баш энергетик Рәис Мирзаҗановка, кош эшкәртүче Татьяна Федюнинага Питрәч районы башлыгының Рәхмәте белдерелде.
Тракторчы Андрей Батуринга, система администраторы Илнар Корбановка, махсус киемнәр юу һәм ремонтлау операторы Надежда Мишагинага һәм электромонтер Марсель Сираҗиевка кыйммәтле бүләк – телевизор тапшырылды.
  ФОТОРЕПОРТАЖ ⬇
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia