Ленино-Кокушкинога журналист, мөхәррир һәм китаплар авторы Вәсилә Рәхимова килде
Очрашуны китапханәдә оештырдылар, анда кунакның иҗаты белән якыннанрак танышырга теләгән укучыларны чакырдылар.
Мин үземне язучы дип әйтә алмыйм, - дип билгеләп үтте Вәсилә Шәйхулла кызы. – Мин публицист, фактларга гына нигезләнәм. Язучы китап язганда, үзеннән уйлап чыгарылган нәрсәләр турында өсти. Минем эшем шуннан гыйбарәт, мин билгеле бер кешене, аның шәхесен фактик мәгълүматлар кулланып тасвирлыйм. Менә, мәсәлән, сигез кырлы стакан алдың ди, алар бөтенесе бертөрле, аның кырлары бер үк, ләкин шул ук вакытта кояш нурларында алар төрле төсләрдә чагыла. Менә мин дә кешенең шулай һәр ягын да күрсәтергә омтылам, - диде ул кызыклы чагыштыру китереп.
Очрашуда Вәсилә ханым төрле китапларны сайлап алып күрсәтте. Алар өстендә ул үзе эшләгән. Аның өчен иң иң истәлекле китапларның берсе - «Илаһи могҗизалар», ул аны 2002 елда ук тәрҗемә иткән. Күп эшләр хәзрәтләрнең тормышын һәм эшчәнлеген тасвирлауга багышланган. Мондый кешеләр турында язуны ул үз миссиясе дип саный. Үз китапларының зур өлешен мәчетләр төзелешен тасвирлауга багышлаган.
Мин һәр китап өстендә соңыннан укучы алдында кызарырлык булмаслык итеп эшлим. Мин барлык мизгелләр турында җентекләп язам. Менә Юбилейная мәчете турында яздым. Миңа архитектор кем булуы, төзелеш белән кем шөгыльләнүе, аны төзүгә кемнең зур өлеш кертүе турында сөйләү, аны тарихка кертеп калдыру бик мөһим иде, – дип ассызыклады Вәсилә Шәйхулла кызы.
Очрашуга килгән укучылар аңа шундый кызыклы сөйләшү өчен рәхмәт белдерделәр. Аларның күбесе ислам тематикасы буенча китаплар алган. Ленино-Кокушкино китапханәсе мөдире Тәслимә Сәйфуллина кунакка укучылары исеменнән рәхмәт белдерде һәм киләчәктә Василә Рәхимовага иҗади уңышлар теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа