Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ленино-кокушкинолыларның тынычлыгын хатын-кыз полиция хезмәткәре саклый

Полиция хезмәткәре формасы кигән кешеләр, аеруча ул хатын-кыз булса, һәркемнең игътибарын җәлеп итә. Айгөл Галиева да үзенә аерып карауларын сизә. Ул менә инде ярты ел Ленино-Кокушкино авыл җирлегендә участковый вазыйфасын башкара.

Айгөл Галиева балачактан полиция формасы кию турында хыялланмаган, бу һөнәргә аңлы рәвештә килгән. 25 яшьлек кыз чагында, патрульпост хезмәте кинологы булып эшләүче туганнан туган абыйсы Эльмир янына эшкә бара. Читтән карап күзәтеп тора, хезмәткәрләр белән аралаша, эшнең барлык нечкәлекләрен белеп алгач, анда кызыксыну уяна һәм шул чакта хокук саклау органнарына эшкә урнаша.

– Мин һәркайда тәртип һәм гаделлек булуын телим. Кешеләргә ярдәм итәсем килә, – дип кыска гына аңлатты ул һөнәр сайлауның сәбәбен.

– Ә бәлки сезне яки якыннарыгызны балачакта рәнҗеткәннәрдер, үскәч, үзегезне һәм башкаларны якларга теләгәнсездер, – дип сораштыра башладым аннан.

– Юк, бу иске стереотип, – диде Айгөл Маратовна.

Ул 18 ел Казанда патруль-пост хезмәте экипажы составында хезмәт итә. Аларның эш көннәре һәлакәт урыннарына чыгу белән уза. Эш тарихында эмоциональ яктан иң катлаулы чакыру 2021 елның 11 маенда – гимназиядә балаларга, укытучыларга утлы һөҗүм ачкан вакытта була.

– Ул сменада “Азино”га ике экипаж кураторлык итте, без өстәмә экипаж булдык, шуңа җинаять урынына икенче булып килдек. Коллегаларыбыз яңа гына ут ачучыны кулга алган иде, ә без бинаны чистартырга, тикшерергә кердек, кешеләрне коткардык, яраланган балаларны һәм кабинетларда бикләнеп калучыларны эвакуацияләдек. Барысын да автомат рәвештә эшләдем, бөтенесен бик тиз башкарырга кирәк иде. Чөнки ул вакытта атучыларның ничә кеше икәне төгәл билгеле түгел иде. Мондый фаҗига үзәгендә булырга туры килер, дип уйламаган идем. Психологик яктан бик авыр булды, – дип искә ала Айгөл Маратовна.

Әмма шәһәрне авылга алмаштыруына тыныч хезмәт итәсе килү генә сәбәп булып тормый, күченү торак мәсьәләсе белән дә бәйле. ЛениноКокушкинода участковыйга эштән йорт бирәләр, бу аңа бик кирәк була да инде. Аннан соң, участковый вазифасы офицер дәрәҗәсенә кадәр күтәрелергә мөмкинлек бирә. Ул бер бинада яши һәм эшли, тыштан караганда бу шәхси йорт, әмма аңа «Полиция» дип язылган элмә такта урнаштырылган. Күптән түгел иректән мәхрүм ителү урыннарыннан кайткан яки шартлы җәза алган кешеләрне контрольдә тоту аның җаваплылыгында, алар 15. Өйдә корал саклаучылар да, наркотикларга бәйлелеге булганнар да контрольдә тотыла. Йортлар буенча йөреп чыкканда халык белән аралаша, авылда барысы да тынычмы, дип кызыксына. Элекке хезмәт урынындагы кебек үк, чакыруларга чыга. Бу еш кына вак урлаулар, көнкүрештәге низаглар. Икенче очракта еш кына берәү дә гариза язмый, ир белән хатын татулашуга бара һәм гауга чыгаручы кисәтү белән генә чикләнә.

Безнең районда җинаятьчеләрне тотарга туры килмәде, ә менә шәһәрдә еш туры килә иде. Ләкин барысы да детектив фильмнардагы кебек булмый иде: "Тукта, кулларыңны өскә күтәр!» дип әйтмәдек. Еш кына җинаятьчеләр үзләре бирелә. Айгөл Галиева беренче тапкыр җинаятьчене тоткарлау тарихын яхшы хәтерли:

– Төнге сменадан соң ял көнем иде. Мин бабам янына кунакка килдем һәм кибеткә барырга булдым. Урам буйлап барганда, ярдәм сорап кычкырган тавышлар ишеттем. Машинада ит сатучының акчасын урлаганнар икән. Халыкны визуаль рәвештә карап чыккач, яшь кешенең юл аркылы чыгып баруын күрдем. Сатучы да аңа күрсәтте. Мин аны куып тоттым, туктаттым, үзем белән таныштырдым, ул каршылык күрсәтмәде. Бәлки, барысы да яхшы гына тәмамланыр, дип уйлагандыр. Мин полиция патруль-пост хезмәте хезмәткәрләрен чакырдым һәм тоткарлаган кешене аларга тапшырдым, – дип сөйләде ул.

Полициядә хатынкызларның саны арта бара, һәм аларда хезмәткәрләрне бу ир кеше, бу хатын-кыз дип бүлеп карап тормыйлар, ди ул. Әгәр дә син хезмәткә алынгансың икән инде, ир-атлар белән бертигез хезмәт итәргә тиешсең. Шулай ук физик яктан нык, көчле рухлы, кыю булырга кирәк. Ул, оперативлык, игътибарлылык, таләпчәнлек, принципиальлек, бай тормыш һәм профессиональ тәҗрибә, кешегә һәм аның кичерешләренә битараф булмау уңышлы хезмәтнең нигезе, дип саный.

 

“Минем өч балам бар, иң олысына – 18 яшь, икесе мәктәптә укый. Алар минем эшемне аңлыйлар, мөстәкыйль булырга тырышалар. Полиция хезмәткәре булуым белән горурланалар. Ял көннәрен аларга багышлыйм”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса