Мөгезле эре терлектә лейкоз авыруы ачыклану - бу хайванга үлем җәзасы чыгару дигән сүз. Терлек хуҗаларына баш санын саклап калу турында кайгыртасы гына кала. Авыру сыерны дәвалау турында сүзнең булуы да мөмкин түгел. Татарстанда лейкоз белән авыручы мөгезле эре терлекне сәламәт малга алыштыру буенча программа кабул ителде. Бу максатлар өчен Татарстан Республикасы бюджетында 2019 елга 30 миллион сум каралган иде. Программа шәхси ярдәмче хуҗалыкларда асрала торган хайваннарга кагыла.
Сыерда лейкоз ачыкланса, аның хуҗасы ветеринария табибыннан белешмә алырга тиеш. Шуннан соң, терлек суеп, аның итен ит комбинатына тапшырырга һәм моны раслый торган документ алырга кирәк. Лейкоз белән авыручы сыерны ит комбинатына тапшырган өчен 10 мең сум күләмендә өстәмә субсидия бирелә. Безнең районда мондый сугым цехы Иске Шигалида урнашкан - “Сәйфетдинов крестьян-фермер хуҗалыгы”. Аннан соң ТР бюджетыннан сәламәт терлек сатып алуга субсидия бүлеп бирелә. Гадәти сыер сатып алуга 30 мең сум һәм нәселле сыер сатып алуга 40 мең сум акча бирелә. Әлеге субсидияне шәхси эшмәкәрләр биш башка кадәр мөгезле терлек сатып алган вакытта куллана алалар. Әмма бик мөһим шарт бар: малны авыл хуҗалыгы предприятиесендә сатып алырга һәм моны документлаштырырга кирәк. Әгәр сыер "кулдан” сатып алынса, субсидия бирелми. Субсидия сыер хуҗасы барлык документларны авыл җирлеге Советына җыеп тапшырганнан соң гына биреләчәк. Барлык белешмәләр һәм документлар булган очракта, акча 10 эш көне эчендә күчә.
- Бүгенге көндә шәхси секторда һәм авыл хуҗалыгы җирләрендә лейкоз проблемасы, чыннан да, бар. Моны яшерүнең мәгънәсе юк. Узган ел Колайда бөтен авыру терлекләрне сәламәт хайваннарга алыштырдылар. Бу программа буенча быел Татар Казысы җирлеге актив эшли. Соңгы мәгълүматларга караганда, анда лейкозлы терлекне алыштыруга 11 шәхси хуҗалык гариза бирде. Шуларның алтысы инде акчаларын да алды. Алар үрнәгендә башка җирлекләр дә активлашыр һәм куркыныч авыру учакларын бетерер, дип ышанабыз. Дәүләт ветеринария берләшмәсе белән берлектә көз көне шәхси секторда меңгә якын савым сыеры тикшерелде. Аларның 200е лейкоз белән зарарланган булуы ачыкланды. Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була, сыерлар лейкозы зур проблема һәм кеше өчен потенциаль куркыныч авыру булып кала. Финанс югалтуларын булдырмас өчен, аны иртә стадиядә ачыклау бик мөһим, - дип билгеләп үтте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Сабиров.
- Безнең җирлектә шәхси хуҗалыкларда 45 авыру сыер теркәлде. Шуларның 12се республика программасы буенча тапшырылды. Алыштыру өчен сыерлар Балтач районында таптык. Килешүләр төзеп, түләү өчен счет алдык та, акчасын күчердек һәм сәламәт таналар алып кайттык. Бәясе - килограммы 180 сумнан иде. Гамәлдәге республика һәм район программасы ярдәмендә безнең фермерларга шактый финанс ярдәме күрсәтелә, - дип уртаклашты хуҗалыкта иң күп сыерлар асрый торган Татар Казысы авылы җирлеге башлыгы Фаяз Кәримуллин.
Авыру терлекләрне бетерүдә булышудан тыш, гамәлдәге программада тагын берничә юнәлеш бар. Анда кече фермалар төзүгә шәхси хуҗалыклар өчен 200 мең сум күләмендә субсидия керә. Аңа ике савым сыеры булган һәр хосусый эшмәкәр исәп тота ала. Әгәр шәхси эшкәмәкәрнең өч савым сыеры булса, ул 400 мең сумга дәгъва итә ала. Шулай ук бияләр өчен азык сатып алган вакытта акча средстволарын кайтаруга да гамәлдәге программа бар. Гадәттәгечә, савым сыерларын һәм кәҗәләрне субсидияләү программасы эшли. Һәм яшь кош-корт сатып алу өчен аерым субсидия программасы бар, - диде ул.
Лейкоз белән авырган хайванның хәле начарлана, сөте бетә, ябыга. Авыру сыерларның иммунитеты кими һәм шуның нәтиҗәсе буларак, алар кысыр кала, бозаулый алмый. Шул рәвешле лейкоз финанс ягыннан да зур зыян китерә. Сөт һәм үрчем кимү, терлекләрне вакытыннан алда яраксызга чыгару, авыру терлекне утильләштерү өчен шактый акча югалтырга мәҗбүр итә.
Хайваннар көтүдәге авыру сыерлар, авыру үгез орлыгы аша, бозаулар зарарланган сөт имү аркасында авыру йоктырырга мөмкин. Бу чирне йоктырган хайваннар гомерлеккә
• инфекцияле була. Лейкоз белән авыручы сыерларга бернинди дә дәва юк. Аларны мәҗбүри суярга туры килә. Авыру терлек сөте һәм итен куллануны чикләүгә карата билгеле бер ветеринария-санитария таләпләре бар.
Инфекцияле хайваннарның сөте югары температурага каршы тора алмый. Пастеризацияләүнең гадәти режимы вирусны берничә дистә секунд эчендә юкка чыгара. Авыру хайваннарның сөтен 5 минут кайнатканнан соң яки 85°та 10 минут эчендә пастеризацияләүдән соң кулланырга мөмкин. Авыру хайваннарның итен сәгать ярым пешерергә киңәш ителә.