Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Лидия Яковлева: «Мин китапларны балачактан ук бик ярата идем»

Бүген Гомумроссия китапханәләр көне билгеләп үтелә

Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»

Кечкенә генә Керәшен Сәрдәсе авылында балалар да, олылар да яратып йөри торган урын бар. Монда китап исе килә, халык җырлары яңгырый, ә киштәләрдә классика белән янәшә авыл осталарының кул эшләре дә урын алган. Болар барысы да – Керәшен Сәрдәсе авыл китапханәсендә, аны инде 39 ел Лидия Аркадьевна җитәкли.

Аны бу һөнәргә балачакта китап укырга яратуы китергән.

– Мин китапларны балачактан ук бик ярата идем, – дип искә ала Лидия Аркадьевна. – Китап сине яңа бер дөньяга алып кереп китә, синең бөтен уең шул турыда гына була. Яшь чагымда классика укыдым, ә хәзер күңелем өчен татар әдәбиятын – бигрәк тә хәзерге хатын-кыз язучыларның әсәрләрен сайлыйм.

Китапханәче булганчы, ул Питрәчтә тегү цехында технолог булып эшләп алырга өлгергән. Әмма китапларга, мәдәнияткә тартылуы сәбәпле, мәдәният мәгариф училищесына укырга керә. Шулай итеп, 1986 елда китапханә эшендә аның зур тарихы башлана.

Лидия Яковлева өчен китапханә – китаплар саклау урыны гына түгел, ә чын мәдәният һәм иҗат үзәге.

Питрәч районының үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры урынбасары Сиринә Кәбирова:

– Лидия Аркадьевна – үз эшенең югары квалификацияле белгече. Үз эшендә яңа эш формаларын кертә. Китапханәдә даими рәвештә әдәби-музыкаль кичәләр, викториналар, диспутлар, китап премьералары, республикабыз язучылары һәм шагыйрьләре белән очрашу кичәләре үткәрә, - дип сөйләде.

Кул эшләре белән мавыгуының да китапханәче эшендә кирәге чыга.

– Бездә “Йомгагым” клубы бар, анда кул эшләре яратучылар җыела, – дип сөйли Лидия Яковлева. – Без чигәбез, бәйлибез, халык орнаментларын өйрәнәбез. Ә күптән түгел этностудия булдыру өчен грант оттык – хәзер традицион керәшен костюмнары тегәбез.

Аның эшендә иң мөһиме – һәр укучыга якын килә белү. Балалар бирегә “Балалар сабан туена” һәм квестларга, яшүсмерләр батырлык дәресләренә, өлкән буын фольклор кичәләренә килә. Хәтта мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә монда җылылык һәм кайгыртучанлык тоя.

Дүрт дистә елга якын эшләү чорында Лидия Яковлева китапханәнең ничек үзгәрүен күргән.

– 90 нчы елларда авыр булды – китаплар бөтенләй килмәде диярлек, – дип искә ала ул. – Ә хәзер бездә бик яхшы фонд, электрон каталог, социаль челтәрләр дә бар. Әмма иң мөһиме – кешеләр элеккечә укырга ярата.

Аның хезмәте игътибарсыз калмый: ул күп санлы мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары, шулай ук ТР Культура министрлыгының “Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.

Лидия Аркадьевна китапханәче генә түгел, “Чулпы” керәшен җыр ансамбле әгъзасы, чәчәкләр үстерүче һәм җәмәгать эшлеклесе дә. Әле тагын ул үз авылының җаны. Аның китапханәсе гөрләп эшләп торганда Керәшен Сәрдәсе авылы гореф-гадәтләр, мәдәният һәм игелек яши торган урын булып калачагына ышанычым зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса