Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Лиза Алерт» координаторы Альбина Гәрәева югалган кешеләрне ничек эзләүләре турында сөйләде

Гөмбә һәм җиләк сезоны башлана, ә аның белән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына һәм волонтерлык берләшмәләренә туганнарының урманнарда югалуы турында күпләп мөрәҗәгать итүләр башлана.

– Безнең районда урманнар күп. Гадәттән тыш хәлләр була калса, үзең белән анда нәрсә алырга?

– Беренче чиратта телефон, аның зарядкасы тулы булырга тиеш. Әлбәттә, кнопкалы телефон алу яхшырак, аның атналар буе зарядкасы бетми. Ачык төстәге кием киегез. Әгәр андый булмаса, жилет алыгыз, ул кыйммәт түгел. Киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булу яхшы. Әгәр дә сез төнлә урманда калсагыз, сезне табу җиңелрәк булачак. Чиста су, шырпы яки зажигалка, җиңелчә ризык булырга тиеш. Мәктәптә чыгыш ясаганда, балаларга үзләре белән шоколадлы чикләвекле батончиклар алырга киңәш итәм. Алар туклыклы. Тагын бер кирәкле атрибут – сыбызгы. Тавыш тиз бетә. Шуңа күрә берникадәр вакыттан соң, сезне чакырганда, сез инде җавап бирә алмаска мөмкинсез. Әгәр дә сыбызгы юк икән, агачларга таяк белән шакырга мөмкин. Бу тавыш тиз тарала.

– Югалган очракта ни эшләргә?

– Иң мөһиме – паникага бирелмәгез. Әгәр дә сез инде караңгы төшкәнен һәм урманда төн үткәрергә туры киләчәген аңлыйсыз икән, үзегезгә төн чыгар өчен урын әзерләгез, кечкенә учак кабызыгыз һәм йокламаска тырышыгыз. Бу, әлбәттә, авыр, ләкин йокы вакытында плюс температурада да салкын булырга мөмкин. Һәркем адашырга мөмкин. Мәсәлән, кырык яшьлек хатын урманга киткән, анда аягын сындырган һәм хәрәкәт итә алмаган. Коткаручыларны 112 телефоны аша чакырды һәм аңа ярдәм иттеләр.

– Кыргый җәнлекләрдән ничек сакланырга?

– Мин эшләгән вакытта бер генә урман җәнлекләре һөҗүме дә булмады. Әгәр дә урманнарда ялгыз калсагыз, кычкырырга, төрле тавышлар чыгарырга, кашык белән металл кружкага шакырга кирәк. Шуннан соң алар үзләре сездән качачаклар. Урманнарда кыргый этләр күп, иң мөһиме – аларның территориясенә кермәү. Алар белән күзгә күз карамагыз. Әгәр дә эт сезгә һөҗүм итәргә тырышса, күзенә фонарь белән яктыртыгыз. Алар шулай ук кул электр шокерыннан куркалар.

– Полиция гаризаны кеше югалгач өч тәүлектән соң гына кабул итә, ә сезгә кайчан мөрәҗәгать итәргә була?

– Бернинди өч тәүлек түгел – бу миф. Кеше югалганы ачыклануга, гариза бирергә була. Вакыт азрак үткән саен, кешене табу мөмкинлеге күбрәк. Әгәр полициядә гариза алудан баш тартсалар, 112гә шалтыратыгыз – бу барлык проблемаларны чишә торган тылсымлы номер. Гаризаны югалган кешенең туганы гына түгел, ә һәр кеше бирә ала.

– Иң куркынычы – балалар югалу. Моны ничек булдырмаска?

– Балага урамда үз-үзен тоту кагыйдәләре турында сөйләргә кирәк. Бергәләп мәктәптән өйгә кадәр куркынычсыз маршрут төзегез. Ташландык йортлар яныннан йөрергә, таныш булмаган кешеләр белән аралашырга ярамаганлыгын аңлатырга кирәк. Алар ата-аналарының телефон номерларын яттан белергә яки кесәләрендә телефон номерлары булырга тиеш. Балаларның телефоннарын тартып алмагыз, ул һәрвакыт сезнең белән элемтәдә булырга тиеш. Геолокация ярдәмендә баланың хәрәкәтен күзәтеп була. Кайбер ата-аналар спутник системасы буенча координатларны билгеләүче сәгатьләр сатып алалар.

– Ахыры яхшы тәмамланган очраклар еш буламы?

– Кичә генә урманга китеп кайтмаган егетне эзләделәр. Без эзләү штабын оештырдык. Безгә кадәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм полиция барысын да тикшереп өлгергән. Ләкин эзләүләр башлангач, ул исән-имин өенә кайткан, дип хәбәр иттеләр. Безнең өчен яхшы эзләү – ул башланырга өлгермәгән эзләүләр. Кайвакыт бер кешене эзләргә чыгып, икенче кешене тапкан очраклар да була. Аннары без аның туганнарын эзли башлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса