Үлән яндыру – уен эш түгел, ә җинаять
25 апрельдән район территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде.
Бу чорда коры үләнне һәм чүп-чарны яндыру, ачык утта азык әзерләү, торак пунктлар территорияләрендә, бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре, балалар сәламәтләндерү лагерьлары, икътисад объектлары, сәламәтләндерү оешмалары территорияләрендә, урман кишәрлекләре белән чиктәш урыннарда, шулай ук урман-парк зоналарында, торфлы участокларда һәм урман массивлары белән чиктәш ачык территорияләрдә пиротехника әйберләре куллану тыела.
Роман ПУШКОВ
Калган территорияләрдә ут куллану түбәндәге таләпләрне үтәгәндә рөхсәт ителә:
- ачык ут куллану урыны 0,3 метр тирәнлектә һәм 1 метрдан ким булмаган диаметрлы чокыр рәвешендә яки анда ныклап урнаштырылган металл савытлы мәйданчыктан гыйбарәт булырга тиеш;
- ачык ут куллану урыны якындагы объекттан 50 метр ераклыкта, ылыслы урманнан яки аерым үсә торган ылыслы агачлардан 100 метр һәм яфраклы урманнан һәм аерым үсә торган яфраклы агачлардан 30 метр ераклыкта булырга тиеш;
- ачык ут куллану территориясе 10 метр радиуста коры агачлардан, үләннәрдән, башка яна торган материаллардан чистартылган һәм янгынга каршы 0,4 метр киңлектәге казылган яки сукаланган тасма белән аерылып торырга тиеш;
- ачык ут кулланучы зат янгын сүндерү өчен беренчел чаралар, шулай ук кәрәзле телефон белән тәэмин ителгән булуы зарур.
Язгы-җәйге янгын куркынычы чорында табигатьтә ял итүче гражданнар өчен табигый янгын зонасында калу куркынычы бар. Бу очракта түбәндәгечә эшләргә кирәк: паникага бирелмәскә, җилнең кайсы яктан исүен, ут таралу юнәлешен ачыкларга, ут таралу буенча барырга кирәк. Һава җитмәсә, җиргә таба иелегез. Әгәр якын-тирәдә су күрсәгез, аңа чумыгыз, юеш киемнәр белән капланыгыз, тирә-юньдәгеләрне куркыныч турында кисәтегез, ут зонасыннан чыгарга ярдәм итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа