Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

“Үлсәм үләм, калсам калам”

Булган хәл

Урман алдында зур, түгәрәк аланда Иван бабам умарталыкны саклаган. Ә урман кырыендагы болынлыкта куе әрәмәлек урнашкан.
Ул елны печәннәр бик уңышлы булды. Колхозда печән өсте тәмамлангач, бабам, Алексей оныгын әрәмәдән печән чабышырга, дип чакыртып алды. Әрәмә эчендә печән озын, куе булып үскән. Җәйге челлә булганлыктан көннәр эссе, бөркү тора. Шул сәбәпле Алексей таң атуга чалгысын алып, печән чабарга әрәмәлеккә төшәргә җыенганда, бабам аны кабат-кабат әрәмә эчендә еланнар күплеге турында кисәтеп чыгара. Алексей әрәмәгә кергәч, бабасының сүзләрен исенә төшереп, як-ягына карана-карана, шикләнеп чалгысын кайрап печән чабарга керешә. Чапкан  вакытта 3-4 тапкыр еланнар оясына тап була. Кара еланнар печән араларына кереп югалалар. Шулай печән чаба торгач, төш вакыты җиткәнен сизми дә кала. Бераз утырып ял итеп, ашап-эчкәннән соң печән таратырга тотына. Арыганлыктан хәле бетеп, кинәт абынып китә, аңа ыштан балагыннан елан каптырып алган төсле тоела. Куркуыннан кулындагы таягын ташлап, урлы-кырлы чабарга тотына.  Бик каты итеп чапса да, елан ыштан балагын ычкындырмый, яктан-якка болганып, сөйрәлеп йөри. Шулай чаба торгач, кинәт сөртенеп егыла,  егылганнан соң, селкенергә дә куркып, бераз тынсыз ята. “Үлсәм үләм, калсам, калам, нәрсә булса шул булыр инде”, – дип Ходайдан сорап башын калкытып, артына борылып карый. Караса ыштан балагына йодрык кадәрле тигәнәк сабагы белән ябышканын күрә. Шуннан маңгаендагы тирләрен сөртә-сөртә торып баса да иң беренче булып ыштан балагына ябышкан тигәнәкне алып ташлый. Аннары хәл алып, бабасы янына умарталыкка кайтып китә. Кайткач, бабасына бәйнә-бәйнә барысын да сөйләп бирә. Алар шаркылдашып көлешәләр.
Бу булган хәлдән соң Алексей бәйрәмнәрдә, табын артында утырганда, үзе белән булганны сөйләп халыкны үз авызына каратып тора. Аның шундый кызыклы маҗараларын тыңлап, туганнары бик канәгать булып, ял итеп, көлешеп кайтып китәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Урман