Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Люткинода рус-төрек сугышы герое Максим Терентьев хөрмәтенә истәлек тактасы куелды

Сугыш кайтавазы әле дә тынмый…

1912 елда солдатлар чыккан авылларда чиркәүләрдә истәлек такталары урнаштыра торган булганнар. Тик вакытлар узу белән такталар юкка чыгарыла. ТР Милли музееның «Витязь» хәрби-тарихи клубы инициативасы буенча хәзер аларны яңарту эшләре бара. Мемориаль такталар янә Шуран авылында (Лаеш районы), Комсомольское (Чувашия), Иоанн-Предтеченск монастыренда (Свияжск) барлыкка килде. Шундый такталарның берсе 1877-1878 еллардагы рустөрек сугышы герое, Люткино авылында туган Георгий кавалеры Максим Тимофеевич Терентьевка багышлана. Ул 1899 елның 1 маенда 47 яшендә вафат була. 1912 елда геройга истәлек тактасы куела. Ул чагында аның урынына энесе Иван килә. Максим Тимофеевичның берничә баласы булуы мәгълүм, аларның икесе Беренче Бөтендөнья сугышында һәлак булган.

Тактаны куярга «Витязь» клубы катнашучылары килде. Максим Терентьевны мылтык тавышы белән  искә алдылар. Шулай ук тантаналы чарада «Казан православие ирекле ярдәм күрсәтүчеләре» берләшмәсендә катнашучылар, «Духов день» фольклор-этнография ансамбле, Люткино авылында туып-үскән кешеләр һәм җирле халык катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса