Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Мари халкының милли ризыгы – катлама рецептын тәкъдим итәбез

Ул борынгыдан сакланып килгән

Ингредиентлар:

Камыр өчен:

  • 1 йомырка
  • 200гр. ак май
  • 0,4 л. сөт
  • 1 аш к. үсемлек мае
  • 0,5 ч. к. шикәр комы
  • 0,75 ч. к. тоз
  • 0,5 ч. к. сода
  • 4-5 ст. бодай оны.

Эчлек өчен:

  • 1-1,5кг бәрәңге
  • 1 аш к. тоз
  • 50 гр. ак май
  • 0,3 л сөт.

Башта эчлек әзерләнә. Бәрәңгене тозлы суда пешерергә кирәк. Бәрәңге пешкәч, кәстрүл төбендә бераз су калдырып, суын агызырга. Бәрәңгене май белән сөт салып төяргә. Төс бирү өчен 1 чи йомырка да өстәргә була.

Эчлек суынган арада, камырын әзерли башлыйбыз. Башта йомыркага тоз, шикәр комы салырга. Тоз һәм шикәр комы эресен өчен барысын да әйбәтләп болгатырга. Йомшак ак май, үсемлек мае, сөт өстибез. Йомшак консистенция килеп чыга, аңа иләк аша (он кислород белән баетылсын өчен) сода белән катнаштырылган он өстибез.

Әзер камырны уклау белән әкренләп тәгәрәтәбез, түгәрәкләр кисеп, уртасына эчлек салабыз. Камырның дүрт почмагын бөкләргә кирәк, өстән ябылмаган квадратлар килеп чыга.

180-200 градус температурада 20-25 минут пешерергә.

Әзер булганнан соң катламаны үсемлек мае яки ак май белән майларга.

Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса