Март аена бакча эшләре
Март - тәүге яз ае. Яшелчә бакчаларында әле калын кар ята, бураннары да кабатланып тора. Әмма кояшлы аяз көннәр арта, язның якынлашуы инде сизелә. Мартның икенче яртысында кар акрынлап утыра һәм эри башлый.
Бу айда яшелчә үстерүченең төп игътибары ачык грунтта утыртылырга тиешле яшелчә культураларының рассадаларын өй шартларында, иртә парникларда, теплицаларда үстерүгә юнәлгән була.
Өй шартларында иртә өлгерә торган помидорны рассада өчен - март башында, соң өлгерешле сортларын - 18-22 мартта чәчәләр, ә баклажан, баллы борыч рассадалары инде март башында беренче чын яфрагын чыгарып өлгерә. Иртә парникларда март башында иртә өлгерешле кәбестә рассадаларын, шулай ук яшел килеш файдалану өчен редис, кыяклы суган, салат һәм шпинат кебек культураларны чәчү башлана. Шул ук вакытта кышкы теплицаларда кыяр, помидор һәм тыгызлагыч буларак яшел яшелчәләр, тәмләткечләр үсә, кыярны сайлап җыю башлана.
Яшелчә үстерүчеләр бу айда шулай ук ачык грунт өчен минераль ашламалар әзерләүне дәвам итәләр, бакчаларда кар тоталар, кар сулары тотарга әзерләнәләр. Шушы максат белән битләүләрнең авыш ягына аркылы рәвештә кар өстенә һәр 2 м саен тасма-тасма итеп черемә яисә көл сибәләр, кардан валлар ясыйлар. Март ахырларында пленкалы теплицаларга рамнар куялар яисә ике катлап пленка белән ябарга керешәләр.
Март ахырларында күпчелек бакчачылар, буш вакытлары булганда, килер кошларыбыз - сыерчыклар өчен оялар ясап эләргә дә онытмыйлар.
Март аенда бакчада да, өйдә дә, теплицада да мәшәкатьләр бихисап:
тәрәзә төбендә үсә торган күпьеллык культураларны һәм яшел тәмләткечләрне күчереп утырту (әче борыч, базилик, мелисса); кышкы теплицадагы кыяр һәм помидор үсентеләрен тәрбияләү; тишелеп чыккан помидор һәм борыч, сельдерей, баклажан үсентеләрен тәрбияләү.
Мартта түбәндәге яшелчәләрнең орлыкларын утырту дәвам итә
Помидор - 10-13, 18-22, 24-29.
Борыч, баклажан 5-13, 24-26.
Кыяр, ташкабак, кабак, кавын, карбыз - 20-20, 24-26.
Берьеллык чәчәкләр - 13-15, 18-26, 28-30.
Күпьеллык чәчәкләр - 10-13, 22-24, 28-30.
Бүлмә гөлләре - 10-13, 22-24, 28-30.
Быел март аенда утыртырга ярамый торган көннәр - 2, 3, 16, 17.
Файдалы киңәшләр
Рассаданың ике-өч чын яфрагы барлыкка килгәч, аны чүлмәкләргә күчереп утыртырга кирәк. Аларның зурлыгы 8х8 булу шарт. Бу савытларда рассада 20-22 көн үсә. Күчереп утырту вакытында авыру һәм хәлсез үсемлекләрне өзеп ташлыйлар. Рассаданы берничә тапкыр күчереп утыртуның сәбәбе күп. Бердән, һәр күчереп утырту үсемлекләрнең үсешен берникадәр вакытка тоткарлый һәм рассада сузылып үсми. Икенчедән, үсемлекләр кечкенә савытта булганда, тамыр системасы әйбәт үсә, чөнки артык су савытта җыелмый, шунлыктан тамырларга һава яхшы үтеп керә. Рассаданы зуррак чүлмәкләргә күчереп утыртып унбиш көн үткәч, үсемлекләрне өстәмә тукландыралар (ун литр суда бер аш кашыгы суперфосфат һәм ике аш кашыгы агач көле эретеп, шуны бер төпкә бер стакан кулланалар). Ун көннән соң икенче мәртәбә тукландыралар (ун литр суга ике аш кашыгы нитрофоска яисә нитроаммофоска, шулай ук бер төпкә бер стакан). Тукландыру су сибү белән бергә алып барыла.
Помидор, борыч, баклажан үсентеләренә суны еш сибәргә кирәк, әмма яфракларны чылатырга ярамый.
Иртә уңыш алу өчен яшелчәләр утыртырга планлаштырсагыз, парникларны һәм алар утыртыласы туфракны тәртипкә китерегез.
Җимеш агачлары һәм куаклары санитар кисү көтә бу чорда. Бакчада булган карны бакча җиләге һәм кура җиләге төпләренә өяргә тырышыгыз.
Март аенда карлыган куакларын тикшерегез. Әгәр аларда кабарган-бүртенгән бөреләр күренә икән, аларны юк итегез. Болай иткәндә сез бөре талпаныннан котылырсыз.
Яшелчәләрне иртәрәк чәчәргә исәпләгән түтәлләр өстенә торф яки көл сибеп куегыз. Алар карга тизрәк эрергә ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа