Март аенда кышкы һава торышы сакланачагын әйтте
Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд шулай дип белдерә.
Барлык Үзәк Россиядә март аенда кышкы һава торышы хакимлек итәчәк.
Аның сүзләренчә, уртача киңлекләрдә беренче чын яз ае — ул апрель. Шул ук вакытта температураның +15 градуска кадәр күтәрелүе язның икенче аеның 15 числосыннан соң гына көтелә.
Ул шулай ук кыш ахырына кадәр мул кар явуы, эрүе һәм температураның сизелерлек төшү ихтималын да өстәде. Белгеч аңлатканча, кышның төрлелеге берьюлы берничә фактор —океан температурасы, стратосфера характеристикалары, шулай ук циркуляция индекслары белән бәйле. Нәкъ менә шуңа күрә мартны «кышкы» дип санау кабул ителгән һәм календарь язның беренче көненнән җылы көтәргә кирәкми, дип яза «Известия» газетасы.
Шул ук вакытта Вильфанд бөтен язгы чорга һава торышын фаразлау иртәрәк булуын билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia