Машина йөртүче кызлар сыйфатлы автосервис сайлый
Үзләрен җаваплы машина йөртүчеләр дип санаган һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалаучы җиде матур һәм үз-үзенә ышанган гүзәл зат безнең чираттагы фотоконкурста катнаштылар. "Автоледи" конкурсының спонсоры – Питрәчтәге "Камай" кибете.
Безнең газетаның pestrecy-rt.ru сайтына керүчеләр фотоконкурсларны бик яраталар. Шуңа күрә без һәрвакыт спонсорлар эзлибез һәм алар өчен яңадан-яңа темалар табарга тырышабыз. Бу юлы без автоледилар арасында фотоконкурс оештырырга карар иттек. Гүзәл затлар һәрвакыт, шул исәптән, автомобиль руле артында да матур булып калалар. Шуңа күрә безнең катнашучылар белән проблема булмады.
Машина руле артында утырган хатын-кыз турындагы мифны автоледилар инде күптәннән юкка чыгарды. Безнең фотоконкурс җиңүчесе Алинә Мөхәммәтҗанова инде алты ел руль артында.
- Фотоконкурс турында туганнарымнан белдем. Безнең гаилә зур, туганнар күп, шуңа күрә аларның бөтенесе дә, шулай ук дуслар һәм танышлар да тавыш бирде, - диде Алинә.
Икенче урынны Олеся Ахмерова алды.
- Мин конкурс турында фотографияләр кабул итү төгәлләнергә берничә сәгать калганда гына белдем. Өлгергәнемә һәм мактаулы икенче урын алганыма бик шат, - ди ул.
Өченче урында Гөлгенә Галиәхмәтова. Аның бүләге безнең редакциядә хуҗасының ялдан кайтканын көтә.
Фотоконкурста катнашучылар безнең спонсор бүләкләреннән канәгать калды. Аларны ИП Медведев М.П. тәкъдим итте.
- Безнең автозапчастьләр кибете 2009 елда ачылды. Аңа кадәр бездә азык-төлек кибете иде, бу өлкәдә конкуренция күбрәк, шуңа күрә кыен булды. Нәкъ шул чагында мин югары белемле инженер-механик булуымны искә төшердем һәм автозапчастьләр сатуга керештем, - ди кибет хуҗасы Михаил Петрович.
Михаил Петровичка һәр нәрсәдә уллары Григорий һәм Владимир булыша. Өстәвенә, эшмәкәр питрәчлеләр өчен тагын берничә эш урыны булдырган: кибеттә ике сатучы, ә кибет янында урнашкан мастерскойда өч автослесарь эшли. Биредә техник кабул итү, ремонт, үзебезнен һәм чит ил автомобильләрен капиталь ремонтлау белән шөгыльләнәләр. Әлеге автосервиста машина көйсезлегенең сәбәбен ачыкларга һәм теләсә нинди дәрәҗәдә ремонт ясарга мөмкиннәр. Өстәвенә, сезгә вакытыгызны кирәкле запчастьләр эзләүгә сарыф итәргә кирәк булмаячак. "Камай" кибетендә ассортимент зур, шулай ук сезгә кирәкле әйберләрне сайлап, заказ биреп, алып кайтып һәм машинаны көйләп тә бирәчәкләр. Кибет Питрәчтә, Пушкин урамы, 1а адресы буенча урнашкан.
Реклама хокукында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia