Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Машина йөртү таныклыгын МАХ мессенджеры аша күрсәтеп булачак

Бу мөмкинлек быел барлыкка киләчәк

Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министры урынбасары Булат Габдрахманов MAX мессенджерында быел барлыкка киләчәк яңа сервислар турында хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, 2026 елда MAX аша цифрлы машина йөртү таныклыгын күрсәтергә, шулай ук мәдәният учреждениеләренә йөргәндә күп балалы гаилә статусын расларга мөмкин булачак. Исегезгә төшерәбез, бу мессенджер һәм «цифрлы ID» сервисы аша товарлар сатып алганда яшьне расларга мөмкин.

Шулай ук ведомство планнарында — ике яңа функцияне эшләтеп җибәрү. Беренчедән, больничный кәгазьләрен дистанцион ябу мөмкинлеге, икенчедән – ышанычлы контактларга акча күчерү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса