Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

МАХ «Дәүләт хезмәтләре»ннән документларны карау мөмкинлеген кертте

Бу хакта компаниянең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр

МАХ илкүләм мессенджеры кулланучылары «Дәүләт хезмәтләре»ндә урнаштырылган үзләренең төп документларын тиз карау мөмкинлеген алдылар.

Кулланучының ризалыгы белән мәгълүматлар «Цифрлы ID» бүлегендә күрсәтелә. Аларны биометрия үтмичә дә карарга була.

MAXта паспорт, машина йөртү таныклыгы, СНИЛС, ОМС полисы һәм ИННның электрон версияләре бар. Киләчәктә бу исемлек киңәйтеләчәк: транспорт чаралары турында мәгълүматлар һәм балаларның төп документлары барлыкка киләчәк.

Функцияне активлаштыру өчен МАХ һәм «Дәүләт хезмәтләре» кушымталарын яңартырга, шуннан соң «Цифрлы ID» бүлегендә мәгълүматларны эшкәртүгә рөхсәт бирергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса