Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Махсус операциядә һәлак булган хәрбиләрнең туганнарына түләүләр бирү регламенты эшләнде

Шул хактагы боерык проекты әлегә коррупциягә каршы экспертиза уза.

Татарстанда махсус операциядә һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләр билгеләү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламенты эшләнгән.

Документтан күренгәнчә, түләүне Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге билгели. Гариза һәлак булган хәрбинең гаилә әгъзасының яшәү урыны буенча үзәк бүлеге аша тапшырыла. Күп функцияле үзәк аша хезмәт күрсәтелми.

Түләү, әгәр гариза почта аша җибәрелгән булса, гариза бирелгән яки теркәлгән вакыттан алып 15 эш көне эчендә билгеләнә. Өстәмә шартлар булса, хезмәт күрсәтү туктатылырга мөмкин. Бу очракта түләүне билгеләү сроклары озайтылачак.

Гариза бирүчегә түләүне билгеләү яисә билгеләүдән баш тарту турында карар кабул ителгән көннән алып биш эш көне эчендә хәбәр итәргә тиешләр.

Гариза биргән вакытта һәм аның нәтиҗәсен алганда чират җиткәнен көтүнең максималь вакыты 15 минуттан артмаска тиеш. Хезмәт түләүсез күрсәтелә. Мөрәҗәгать итүчеләрнең аерым категорияләре өчен чират билгеләнмәгән.

Махсус хәрби операциядә һәлак булучыларның туганнарына Татарстан хакимияте тарафыннан билгеләнгән түләү күләме 2 миллион сумга тигез. Ул гаиләнең барлык әгъзаларына тигез күләмдә түләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса