Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Махсус хәрби операция сугышчысының хатыны: “Яшь сугышчылар өчен ул әтиләре кебек булган”

Сергей Корчагин махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була. Үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.

Үз гомерен Ватан өчен биргән кеше нинди булган? Әлеге һәм башка сорауларга геройның хатыны Елена Владимировна җавап бирә.

– Ул үзе киттеме, әллә мобилизация буенчамы?

– Аны баштан ук махсус хәрби операция темасы кызыксындырды. Яңалыкларны даими күзәтеп барды. Өлешчә мобилизация игълан ителгәч, анда бару аның үз карары булды. “Мин тиеш. Әгәр дә без бармасак, кем?” – диде ул. Илебез үзенекен якларга тиеш, балаларыбыз тынычлыкта яшәргә тиеш, дип санады.

Киткәнче ул Казанда шофер булып эшләде. Башта мин аның анда барырга җыенганын белми идем. Бер көнне мин документлар папкасын таптым һәм барысын да аңладым. Аны озатканда, күңелем нәрсәдер буласын сизенде. Перронда басып торганда ул миңа: “Минем белән соңгы тапкыр күрешкән кебек хушлашма”, диде.

– Ул ничек хезмәт иткән?

– Башта минометчы, аннары снайпер була. Аңа 56 яшь булса да, ул бик җитез, җаваплы, бик яхшы укчы иде. Мин аның белән сирәк булса да аралашып тордым. Аны подразделениедә барысы да хөрмәт итә, барысы да буйсына, яшь сугышчылар өчен ул аларның әтиләре кебек була һәм аларны сугышырга һәм исән калырга өйрәткән. Исән калганнар миңа шалтыраттылар, алар быел кунакка килергә җыеналар. Соңгы тапкыр һөҗүмгә чыкканда, аларның үзара килешүе булган: нәрсә генә булмасын, мәетләрне алып чыгарга кирәк. Үләр алдыннан бер атна элек ул мине, барысы да яхшы, дип ышандырды, борчылмаска кушты. “Мин кайтырмын”, диде. Соңгы сөйләшү вакытында март-апрель айларында ялга кайтырга вәгъдә итте. Ләкин вәгъдәсен үти алмады…

– Ул кайчан һәлак булды?

– 4 декабрьдә, әмма документларда 5се дип тора. Иртә таңнан, задание үтәргә барганда, алар засадага эләгәләр, алар ягына зур снарядлар оча башлый. Аны коткара алмыйлар.

Сергей бик кыю иде: үз хисләренә ирек бирмәде һәрвакыт тыңлый белә, уйлана, аннары гына нәтиҗәләр ясый иде. Һәрвакыт хәрби булырга теләде. Һәм теге дөньяга хәрби булып китте.

Кайберәүләр, ир-атлар анда акча өчен баралар, диләр. Мин кешеләргә нәрсә турында сөйләшүләрен аңлатырга тырышам. Әгәрдә безнең ирләр булмаса, без хәзерге кебек тыныч яшәмәс идек. Әйе, һәлак булалар. Ләкин бернәрсә дә эшләп булмый, димәк язмышка шулай язылган. Ул үз бурычын үтәде, хәзер минем бурычым – улын лаеклы кеше итеп үстерү. Шуңа күрә мин бирешергә тиеш түгел, көчле булырга тиеш.

– Улыгыз бу фаҗигане ничек кичерде?

– Аның яраткан әтисе бар иде. Володя әтисен җирләүдә катнашты, мин аңа әйтмичә булдыра алмадым. Бала өчен бу югалту зур фаҗига булды. Башта ул үз-үзенә бикләнде, әкренләп үз хәленә кайтты. Ул әтисенә бик охшаган. Үскәч, хәрби булырга, спецназда хезмәт итәргә тели. Әгәр дә аның тартылуы бар икән, мин каршы түгел. Аның Суворов училищесында укуын телим. Олы яшьтә булганга, баланы ничек аякка бастырырмын икән, дип тә борчылам. Көч бар, әмма элеккеге кебек түгел. Ләкин мин үземне кулда тотарга, балам өчен әни дә, әти дә булырга тырышам.

Иремнең барлык әйберләрен, шул исәптән махсус хәрби операция зонасыннан кайтканнарын да саклыйм. Миннән соң Владимир саклар, дип уйлыйм, чөнки ул әтисе белән горурлана һәм аны ярата. Аның беренче никахыннан тагын бер улы бар. Без бер-беребез белән элемтәне югалтмыйбыз, аралашабыз.

Сергей Курганда җирләнгән. Дуслары аны күмәргә килгәч, аның чын сугышчы булуын әйтәләр. Аны барысы да бик хөрмәт иткән, яхшы яктан гына хәтерлиләр, аны соңгы юлга озатырга килгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса