Махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчыларның әниләре уллары турында сөйләде
Бу хатын-кызлар, иң кадерле балаларын югалтудан килгән авыртуга һәм кайгыга карамастан, нык булып калалар.
Район мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары хөрмәтенә мемориаль такталар ачтылар. Анда һәлак булган хәрбиләрнең туганнары да катнашты.
“Миңа аның өчен беркайчан да кызарырга туры килмәде”

Донецк Республикасында һәлак булган Анатолий Александровка мемориаль такта Питрәч авылының икенче мәктәбендә ачылды. Махсус хәрби операциядә катнашкан егет 1992 -2003 елларда монда укыган.
– Мәктәптән соң ул ике ел Приморье краенда армиядә була. 2012 елда контракт буенча Ульяновск өлкәсендә аерым гвардия десантштурм бригадасында хезмәт итә, өлкән сержант була, – дип сөйли аның хатыны Марина А.
Алар 2012 елда өйләнешәләр, Питрәчтә әти-әниләре янында яшиләр. 2013 елда аларның кызлары, 2014 елда уллары туа. Махсус операция башланганнан соң Анатолий анда барган вакыйгаларны ешрак күзәтә башлый, шунда контракт буенча барырга теләвен әйтә. Хатыны һәм әнисе аны бармаска күндерергә тырышалар. Үзенең соңгы карары турында ул якыннарына 2023 елның 9 октябрендә контрактка кул куйганнан соң гына хәбәр итә. Аны хәрби хезмәткә бөтен гаилә белән озаталар.
– Соңгы сөйләшүебез 29 октябрь кичендә булды. Ул алгы сызыкка керәчәкләре турында әйтте, – дип искә ала Марина.
Шул вакыттан ул бик нык борчыла башлый, йокысыз төннәр, эзләүләр, мессенджерлардагы төрле чатларда сораштырулар башлана. Барысы да 7 ноябрьдә раслана. Анатолийның якыннары моны йорт янына машина килеп туктагач ук аңлап алалар, аннан район хакимияте вәкиле һәм хәрби комиссар чыга.
– Улым әтисенең үлүенә ышанмады. Бу хата, аны башка кеше белән бутаганнар, дип өметләнде. Чиркәүдә без балаларга әтиләре белән саубуллашырга мөмкинлек бирдек, – дип сөйләде Марина.
Анатолийның әнисе дә улы турында истәлекләр белән уртаклашты.
– Ул бик яхшы иде. Мәктәптә әйбәт укыды, җиңел атлетика белән шөгыльләнде, футбол уйнады, призлы урыннар алды. Армиядә булганда, безгә аның намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдереп хатлар яздылар. Балаларына һәрвакыт дәресләрен әзерләшергә булышты, алар турында кайгыртты. Миңа аның өчен беркайчан да кызарырга туры килмәде, – дип сөйләде Елена Н.
"Әни, белгәннәреңне укып тор, мин китәм”

Кече сержант Руслан Сәйфетдинов Салкын Чишмә авылында туып-үскән. ЛениноКокушкино мәктәбендә укыган, хәзер фойеда аның хөрмәтенә такта урнаштырылды.
– Мәктәптә ул яхшы укыды, көрәш белән шөгыльләнде, ярышларда катнашты. Аның әтисе дә көрәшче иде, – дип сөйләде әнисе Рузилә Н. улы турында.
Казанда лицейда укуын тәмамлагач, Руслан Мәхмүт улы ике ел армиядә хезмәт иткән, Чечняда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан.
– Мәскәү өлкәсенең Реутов шәһәрендә булганда, хатларны еш яза иде, Чечнядан да хатлар килде. Мин аларны әле дә саклыйм, кичләрен хәзер шуларны елый-елый укыйм. Ул вакытта миннән аның кайнар ноктада хезмәт итүен яшерделәр. Махсус хәрби операциягә ул үз теләге белән китте, контрактка кул куйган. Бу хакта миңа поездга утырырга барганда гына хәбәр итте. Шалтыратып: “Әни, белгәннәреңне укып тор, мин киттем”, – диде.
Руслан Сәйфетдинов туган авылы Салкын Чишмәдә җирләнде.
“Әнине ташламагыз” дигән

Рәмис Закиров истәлегенә мемориаль такта Ленино-Кокушкино мәктәбендә урнаштырылды. Ул биредә 1-9 сыйныфларда укый, мәктәптән соң туган авылында кала, КАТК филиалына укырга керә. Укуын тәмамлагач, аны армиягә алалар. Рәмиснең әнисе Гөлнара Т. улы турында сөйләде.
– Мин һәм Рәмиснең әтисе Рамил Теләче районыннан. Без өйләнештек тә, Ленино-Кокушкинога күчеп килдек, кошчылык фабрикасына эшкә урнаштык, фатир бирделәр. Рәмис монда туып-үсте. Әтисе үлгәндә ул өченче сыйныфта, олы кызым Алия унынчы сыйныфта укый иде. Мин гел эштә, шуңа күрә ул апасы белән бик дус булды. Май аенда ялга кайткан иде, мин андагы хәлләр турында сорашсам, бернәрсә сөйләмәде, йә шаяртып куя, йә җавап кына бирми иде. Апасы белән генә гел нәрсәдер сөйләштеләр, соңгы сөйләшүе дә Алия белән булган. Рәмис аңа: “Хәзер алгы сызыкка китәбез”, дип әйткән һәм саубуллашкан. Әгәр дә ул кайтмаса, Алиядән мине ташламавын сораган. Дусларына да шулай дигән, үзен әтисе янына җирләргә кушкан. Аның үтенечен тормышка ашырдык, улыбыз Теләче районының Олы Мәтәскә авылында җирләнде.
“Бик игелекле һәм ягымлы иде”
Ранис Имамиев үлгәннән соң “Батырлык” ордены белән бүләкләнде. Аның исеме Ленино-Кокушкино авылында туган мәктәбендә мәңгеләштерелде.
– Ул уртача укыды, ә кулыннан килмәгән эше юк иде, өйдә һәр эштә ярдәм итте, эшне хатын-кызныкына яки ир-атныкына бүлеп карамады. Ул бик игелекле һәм ягымлы иде, – дип искә ала һәлак булган солдатның әнисе Рахилә Х.
Мәктәптән соң Ранис Рамилевич техникумда укый, токарь белгечлеге ала, заводта эшли. Армиядә Марий Эл республикасында хезмәт итә, аннары хезмәтен Чиләбе өлкәсендә контракт буенча дәвам итә. Хәрби эшнең нәрсә икәне белән яхшы таныш булган егеткә мобилизация буенча повестка беренчеләрдән булып килә.
– Ул төгәл бер ел хезмәт итте. Башта яралануы турында хәбәр алдык, яхшыга өметләндек, әмма соңыннан үлгән дип хәбәр иттеләр, – дип сөйләде аның әнисе.
Геройны әти-әнисенең туган җирендә Теләче районының Олы Мәтәскә авылында җирләделәр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia