Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Махсус хәрби операциядә һәлак булучының хатыны: «Мин аның кире кайтачагына ышана идем»

Артем Прокопчукның гомере махсус хәрби операция зонасында өзелә, ул үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.

Хәрби хезмәткәр апрель аенда һәлак була. Май аенда аңа 32 яшь тулган булыр иде. Аның хатыны 29 яшьтә тол кала.

– Татьяна, тормыш иптәшегез белән ничек таныштыгыз?

– Мин Ижевск шәһәреннән. 2017 елда Казанга күчеп килдем, ул яши торган фатир урнашкан йортның идарәче компаниясендә эшли иде. Мин машинамны ул куярга күнеккән урынга куйганмын икән. Аның янына килеп көрәк сорасын өчен, ул минем машинамны кар белән күмә торган булган. Соңрак моны миңа үзе сөйләде (көлә). Шушы хәлләр аркасында без аралаша башладык.

Аннары мин кварталга күчендем, ул шул районда яши иде. Без ешрак очраша торган булдык, соңрак бергә яши башладык. Икебез бергә ял итәргә бардык, аннан соң 2019 елда өйләнештек. Туйлар ясап тормыйча гына язылышырга уйлаган идек, шулай да туйны барлык традицияләрне саклап ак күлмәк, костюм, балдаклар белән, якыннарыбыз арасында үткәрдек.

Бер бүлмәле фатир сатып алдык, соңрак үз йортыбызны булдырырга теләдек. Йорт эзләү өчен ярты елдан артык вакыт китте. Без инде үзебезгә ошаган өйне таба алмабыз кебек иде, хәтта илдән Төркиягә китү турында да уйладык. Яңа Шигали авылына торак карарга бардык һәм шунда калырга теләдек. Шулай итеп фатирны саттык та, Питрәч районында йорт алдык. Ләкин анда бик аз вакыт кына бергә яшәп калдык. Апрельдә күчендек, октябрьдә аны инде алып киттеләр.

– Яраткан кешегезнең китәргә тиешлеген ничек белдегез?

– Башта аңа повестка аның туган районы Биектауга килде. Икенче көнне ирем үзе Питрәч хәрби комиссариатына китте. Ул беренче категорияле запастагы өлкән укчы, Сочида эчке гаскәрләрдә хезмәт иткән, әмма минем өчен аны чакырулары барыбер көтелмәгән хәл булды. Мин яхшырак әзерлекле кешеләрне генә алып китәләр дип уйладым. Армиядән соң ул үз тормышын хәрби эш белән бәйләргә теләсә дә, сәламәтлеге буенча аны башка категориягә күчерәләр, шуңа күрә ул укырга керә алмый. Һөнәре буенча Артем инженер. Мобилизациягә кадәр ул гипермаркетка эшкә урнашкан иде, үсәргә, карьера ясарга теләде, җитәкчелек тә анда зур потенциал күрә иде.

Ирем безне бала белән ялгызыбызны калдырып китүенә бик борчылды. Ева исемле кызыбыз бар, сентябрьдә аның ике яшьлеген билгеләп үттек. Бу безнең соңгы уртак бәйрәмебез булган. Ул вакытта мин декрет ялында идем, гаиләне тулысынча ул тәэмин итте.

Без аны 27 октябрьдә озаттык, махсус хәрби операция зонасына аларны декабрь ахырында алып киттеләр. Казан-Экспода саубуллашу өчен ике сәгать вакыт бирделәр. Мин аның кире кайтачагына чын күңелдән ышандым. Булган хәлләргә мин ахырга кадәр ышанмадым.

– Соңгы сөйләшүегез кайчан һәм ничек булды?

– Бик сирәк аралаштык, чөнки алар өчен телефоннан сөйләшү куркыныч иде. Ләкин соңгы һөҗүмгә китәр алдыннан Артем минем белән элемтәгә керде. Без аның үлеменә 30-40 минут кала аралаштык. Мин аны соңгы тапкыр ишетәм дип уйламадым да, бернинди сизенү дә булмады. Мин аның белән кредит турында сөйләштем. Ул: “Таня, кредит каникулларын озайт. Мин кайткач, барысын да хәл итәрмен”, диде. Ләкин ул мине һәрвакыт кисәтте, “әгәр бер атнадан артык шалтыратмасам, язмасам, димәк, мин инде исән түгел”, диде.

– Бу коточкыч хәл турында ничек белдегез?

– Бик авыр булса да, язмыштан качып котылып булмавын аңлыйм. Ул 20 апрельдә һәлак булган. 21е көнне мин Мәскәүдән кайттым. Юлда миңа морг хезмәткәре шалтыратты һәм коточкыч хәбәрне җиткерде. Кайтып җитергә 150 километр калган иде. Мин үземне томан эчендә кебек хис иттем. Әти-әнием янына ничек кайтып җиткәнемне хәтерләмим. Бу дөресме, юкмы икәнен ачыкларга керештек. Соңрак аның хезмәттәшләре кайгы уртаклашып яза башлагач, мин моның чын булуын аңладым. Аның әнисенә бу хәбәрне үзем җиткердем, ирем аның бердәнбер улы иде, тагын ике кызы бар.

Бу Авдеевкадан ерак түгел Водяная юнәлешендә булган. Өч егет ярым җимерелгән йортта була. Ишектән снарядлар очып керә. Боларның барысын миңа медбрат сөйләде. “15 минут яттык, кыймшанмадык”, диде ул. Шуннан соң ул: “Барыгыз да исәнме?”, дип кычкырып сораган. Берсе җавап биргән, ә ирем дәшмәгән. Ул аның янына шуышып кына килә, тәнен тотып карый һәм аңа инде берничек тә ярдәм итә алмаячагын аңлый. Эвакуация урынына кадәр ара ерак була, шулай да Артемны анда кадәр алып чыгалар. Алар анда барысы да бер гаилә кебек, бер-берсе өчен борчылалар. Аның мәетен туган җиренә кайтару өчен алып чыга алганнары өчен хезмәттәшләренә мин бик рәхмәтле.

– Кызыгызга барысын да ничек аңлаттыгыз?

– Аның белән сөйләшү иң авыры булды. Ул бит әле кечкенә, әмма Ева һәрвакыт әтисе турында сорый. Бала белән әтисе арасында ниндидер космик бәйләнеш иде, алар бер-берсен шулкадәр ярата иде. Йөклелек башында ук ул, безнең кызыбыз булачак, диде. Тугач, беренче көннәрдән үк баланы карашты: юындырырга, киендерергә, ашатырга һәм башка эшләрдә ярдәм итте. Бу безнең өчен күптән көтелгән бала.

Аңа аның белән аерылу бик авыр булды. Без аның янына соңгы тапкыр баргач, ул аны кулыннан да төшермәде. 

Мин аның өчен әтисенең шарда күккә очып китүе турында әкият уйлап чыгармадым. Ничек бар, шулай әйттем. Әтисен башка беркайчан да күрмәячәкбез, әмма аны һәрчак яратачакбыз һәм онытмаячакбыз, дидем. Шуннан соң ул аның турында сорамый башлады. Кайвакыт, урамда балаларның әти-әниләре белән йөрүен күргәч: “Ә минем әтием кайда?” дип сорап куя. Ул аны бик юксына, аңа әтисе җитми.

Ул бик әдәпле, дөрес, тыныч холыклы кеше иде, һәрвакыт тынычландыра, ярдәм итә иде. Ул мине саклады, яклады. Хәзер мин үземнән ярты йөрәгемне йолкып алганнар кебек хис итәм. Әйе, мин аның белән горурланам, ләкин без хәзер ялгыз. Без ел саен үзебезнең киләчәккә хатлар яза идек. Җирләгәннән соң мин аның әйберләрен җыештырганда, хатны табып укыдым. Ахырда: “Мин барыгызны да яратам”, дип язылган иде. Әйтерсең ул безнең белән саубуллашкан.

– Сезгә дәүләт финанс яктан ярдәм итәме?

– Безгә акчалата компенсация түләделәр. Бала пенсия ала. Мин дә бала балигъ булганчы алачакмын. Безнең ипотеканы һәм кредитны яптылар.

Ул бөтен күңелен биреп, үз куллары белән йортта ремонт ясады. Мин барысы да ярату һәм җылылык белән эшләнгәнен беләм. Мин анда яшәвемне дәвам итәм. Ялгызым гына йортны тота алырмынмы, дигән уйлар да булды. Авылда яшәүче Александр отмостка, койма ясарга бик нык ярдәм итте. Әгәр дә тормыш шартлары үзгәрсә, күченергә туры килсә, мин бу йортны сатмаячакмын, кызыма калдырачакмын. Чөнки бу аңа әтисе турында истәлек.


БЕЛЕШМӘ ӨЧЕН

Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре барлык мәсьәләләр буенча безнең районда “Ватанны саклаучылар” махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фондының социаль координаторы Физәлия Никитинага (Питрәч авылы, Советская урамы, 20 нче йорт) мөрәҗәгать итә алалар. Элемтә өчен телефон: 89375926475.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса