Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә түләүләр билгеләү процессы үзгәрде
Шул хактагы документ ТР хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
Татарстан Министрлар Кабинеты махсус хәрби операциядә һәлак булган гражданнарның гаилә әгъзаларына бер тапкыр бирелә торган түләүләр билгеләү тәртибен үзгәртү турында карар чыгарды.
Документка кертелгән үзгәрешләр туганнарга түләү процедурасына кагыла. Хәзер гаризага беркетелгән документларны почта аша социаль яклау органнарына җибәрергә мөмкин. Гаиләнең башка әгъзасы файдасына түләүдән баш тарткан очракта, документларның күчермәләре һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртергә рөхсәт итү турындагы гариза нотариус тарафыннан расланырга тиеш.
Шулай ук ниндидер сәбәп белән түләүне алмаган гаилә әгъзаларының үз өлеше хакында белдерергә хакы бар. Әгәр туганнар түләүгә карата уртак фикергә килә алмаса, бәхәс суд тәртибендә хәл ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia