Май бәйрәмнәрендә Казанның җәмәгать транспорты ял көне графигы буенча эшләячәк
Бу хакта Мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
1 майдан 3 майга кадәр һәм 9 майдан 10 майга кадәр Казанда җәмәгать транспорты ял көне графигы буенча эшләячәк.
9 майда, Бөек Ватан сугышында Җиңүне бәйрәм иткән көнне, автобуслар, троллейбуслар һәм трамвайлар 23:30 сәгатькә кадәр йөриячәк, ә метрополитен төн уртасына кадәр ачык булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа