Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Майның беренче көннәрендә Питрәч районында коры үлән януның 3 очрагы теркәлде

Алар Кәвәл һәм Шигали авыл җирлекләрендә теркәлгән. Янгын чыккан урыннарны вакытында күреп алу янгыннарны тиз арада сүндерергә һәм җитди нәтиҗәләрдән котылырга ярдәм итте.

Коры үләннең яну сәбәбе - ут белән саксыз эш итү, балалар шуклыгы,  махсус ут төртү. Үлән януны  беркем дә контрольдә тотмый. Көчле җил вакытында ут тиз тарала һәм яну мәйданы арта, зур куркыныч тудыра.
Үлән яну торак йортларга, хуҗалык корылмаларына, ә кайбер очракларда кешеләрнең тормышына куркыныч тудыра.
Урман массивлары, дача  йортлары янында, торак пунктлар территориясендә коры үләннең януы аеруча куркыныч. Җылы һәм җилле һава шартларында янгын бик күп территорияне колачлый, аларны сүндерү өчен дистәләрчә кешенең тырышлыгы таләп ителә, ә бу бик күп  матди чыгымнарга китерә.  Үлән янганда көчле төтен чыга.
Кайбер гражданнар коры үлән көле туфракны ашлый, дип саный. Әмма бу бик дөрес фикер түгел – коры үлән янганда атмосферага әйләнә-тирә мохитне агулаучы бик күп куркыныч матдәләр бүленеп чыга. Үлән яндырганнан соң туфракның уңдырышлы катламын торгызу өчен кимендә 7 ел вакыт  таләп ителә. Коры үлән януга каршы көрәшнең бердәнбер нәтиҗәле ысулы - аларны булдырмау, шулай ук гражданнарның грамоталылыгы һәм аңлылыгы, ягъни коры үләнне яндырудан тулысынча баш тарту.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса