Мәдинә Ловягина: "Без бердәм гаилә кебек"
Иске Шигали мәдәният йорты мөдире Мәдинә Ловягина «Иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре» номинациясендә республика конкурсында җиңүче булды.
Беренче белгечлеге буенча Мәдинә Ловягина - банк хезмәткәре. Әмма ул бу һөнәр буенча озак эшләми. Туксанынчы елларда күпләп кыскартулар була, 1997 елда Мәдинә Камил кызы авыл мәдәният йортына күчә. Ул вакытта клуб бинасы начар хәлдә иде, дип искә ала. Әкренләп мәдәният бүлеге башлыгы Раушания Сәүбанова ярдәме белән аны торгыза башлыйлар: иҗат коллективлары туплыйлар, бинада капиталь ремонт үткәрелә, ә соңыннан бөтенләй яңа бина төзелә.
Клубка хәзер 114 бала йөри. Алар өчен 7 түгәрәк эшли. Балалар сынлы сәнгать, вокал, хореография, спорт белән шөгыльләнәләр. Күптән түгел театр студиясе барлыкка килгән. Яшь актерлар сәхнәдә «Волшебник изумрудного города» әкияте мотивлары буенча беренче спектакльләрен кабатлыйлар. Алар арасында кечкенә балалар да бар, олыраклар да.
Мин төп рольне башкарам. Бу бик зур җаваплылык, ә миңа әле барысына да әйтеп торырга туры килә. Безне монда яхшы өйрәтәләр, барысы да кызыклы, мавыктыргыч. Мин монда өч яшьтән биюләргә йөрим. Миңа бик ошый. Без төрле конкурсларда чыгыш ясыйбыз, - дип сөйләде «Юл данс» хореография коллективы һәм театр студиясендә катнашкан тугыз яшьлек Камилә Шаһиәхмәтова.
Мәдинә Ловягина репетицияләрне үзе алып бара һәм номерларны үзе куя, шулай ук район мәдәният йорты белгечләрен еш кына ярдәмгә чакыра. Алар һөнәри яктан үз фикерләрен, карашларын белдерә, эшкә бәя, кирәкле урында тиешле киңәшләрен бирәләр.
Мин балалар белән эшләргә яратам. Без бердәм гаилә кебек. Конкурсларда катнашканда, бер-беребез, һәр номерыбыз, һәр чыгышыбыз өчен борчылабыз. Без чаралар ничек узар, үзебезне ничек күрсәтербез, дип уйлыйбыз. Мин һәрвакыт, тамашачылар да, балалар да канәгать булырга тиеш, дигән фикердә, - диде мөдир.
Конкурста ул 50 мең сум откан һәм акча белән үз теләге буенча эш итә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа