Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Механизатор булу - мактаулы

«Ак Барс Питрәч» ҖЧҖнең алдынгы механизаторлары Рушан Гайфуллин, Сергей Павлов һәм аның яшь ярдәмчесе Илдар Нургалиев эше турында сөйлибез

Бу көннәрдә терлек азыгы әзерләү тулы куәткә бара, мастерскойларда соңгы ремонт эшләре башкарыла. Ашлык җыю комбайннарын уңыш җыеп алуга  әзерлиләр,  уракка да күп калмады. Авыл хезмәтчәннәре һәр көнне эшләрен тырышып башкаралар.

"Иң мөһиме - сыерларның тук булуы»


Инде берничә ел «Ак Барс Питрәч» хуҗалыгы сөт әзерләү буенча лидерлыкны бирми. Әлбәттә, терлек азыгы әзерләүче механизаторларның   монда өлеше зур.
Сергей Павлов бу көннәрдә басуларда үлән  чабу, яшел массаны товарлыклы-сөтчелек фермаларына ташу белән мәшгуль.
- Фермаларга көненә 25-30 тоннага якын яшел масса алып кайтам,  бу  - 5-6 рейс. Сыерлар тук булсын, күп сөт  бирсен өчен тырышабыз, - ди Сергей. - Быел үлән мул, трактор кузовы бик тиз тула. Әлегә икенче кат чабылган  күпьеллык үләнне ташыйбыз. Судан үләне  дә әзер инде.
Ярдәмчем Илдар Нургалиев белән безнең үзебезнең  КИР-1,5 агрегаты бар, ул үләнне  үзе чаба һәм  үзе төйи. Без яшел массаны фермаларга ташыйбыз, ә анда азык таратучылар урыннарга илтә, - дип билгеләп үтте механизатор.
Илдар Нургалиев әле яшь, ул Казан медицина көллияте студенты. Быел беренче курсны тәмамлаган. Җәен туган хуҗалыгына ярдәм итәргә булган.
- Мондый механизатор белән эшләү үзе бер рәхәт, - ди Илдар Сергей Павлов турында. - Ул минем белән бай тәҗрибәсен уртаклаша, мине  барысына да өйрәтә. Өстәвенә, миңа саф һавада басуда эшләве, авыл хуҗалыгына файда китерү бик  ошый, - ди ул.


 

«Бөтен көчебезне куеп эшлибез»


Кырларда бөртекле культуралар өлгереп килә. Аграрийлар урып-җыюга әзер, һәм, әлбәттә, алар  яхшы уңышка өметләнәләр.
Хәзерге вакытта алдынгы механизатор, язгы кыр эшләре нәтиҗәләре буенча берничә тапкыр җиңүче «кыр батыры» Рушан Гайфуллин  уҗым культуралары чәчү өчен чиста пар җирләрне эшкәртү белән мәшгуль. Ул үз планын ике тапкыр арттырып үти, 40 гектар урынына Рушан көн саен 70-80 гектар җир эшкәртә.
- Аномаль эсселек аркасында эш көнен берничә сәгатькә кыскарттылар, - ди тәҗрибәле механизатор. – Бөтен көчебезне куеп эшлибез, чөнки уҗымнарны вакытында чәчәргә кирәк. Мин чиста пар җирләрне эшкәртүгә 14 июльдән керештем. Билгеләнгән вакытта туфрак әзер булыр дип уйлыйм.
Механизаторларга иртә яздан караңгы  көзгә кадәр  эш җитәрлек.
Көзге культуралар чәчү башлангач, мин «Нью-Холланд» тракторына туфрак эшкәртү агрегаты урынына чәчү комплексы тагам. Аннары урак беткәч кабат җир эшкәртәм, бу юлы сабан культуралары чәчү өчен.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса