Механизаторларда ял кайгысы түгел
Әле күптән түгел генә кырларда комбайннар, тракторлар гөрелтесе ишетелеп тора кебек иде. Кыш үтеп бара, яңа сезон башланырга да күп вакыт калмый. Әлегә кырлар кар белән капланган арада машина-трактор паркларында, ремонт мастерскойларында эш гөрли. Бу көннәрдә техника ремонты ахырына якынлаша.
- Механизаторларыбыз тырышлыгы белән кырларда бер генә җир кисәген дә эшкәртмичә калдырмадык, - диде “Рацин-Шәле” ҖЧҖ баш инженеры Ислам Гайнетдинов һәм мастерской мөдире Марат Суфьянов. – Безнең хуҗалыкта барлыгы ундүрт МТЗ тракторы, ике К-700, бер К-744, ике “Нью Холланд” бар. Әлеге барлык тракторларга иң җаваплы чор - язгы чәчү вакытында сынатмасыннар өчен ремонт ясыйбыз. Моның өчен бездә барлык ресурслар да, тәҗрибәле механизаторлар да, уңган, булган слесарь ремонтчылар да бар.
Тырмалар (безнең хуҗалыкта барлыгы алар 160 данә) һәм АБ-18 авыр тырмаларны ремонтлауны инде декабрь аенда тәмамладык. Хәзерге вакытта алты культиваторның соңгысын ремонтлыйбыз. Чиратта чәчү комплекслары, аларны сабан культураларын чәчкәндә ватылмасыннар өчен рәткә китерәсе, тагын бер карап чыгасы, ремонтлыйсы бар. Ә бездә кырлар кечкенә түгел, аларны вакытында эшкәртергә, чәчәргә кирәк, шуңа да ныклап әзерләнәбез.
Авыл хуҗалыгы машиналары ремонты белән бездә, нигездә, биш слесарь – Мансур Морозов, Госман Мөхетдинов, Мансур Сәлахов, Нияз Сәлахиев, Радик Мөхтәсаров һәм тимерче һәм эретеп ябыштыручы Наил Ибраһимов шөгыльләнә. Алар барысы да язгы кыр эшләре сыйфатының үзләренә бәйле булуын яхшы аңлый.
Мансур Морозов һәм Госман абый инде лаеклы ялда, алар икесе дә туган хуҗалыкларында механизатор булып эшләгән һәм хәзер алар безгә булышалар. Кышын авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау белән мәшгуль булсалар, елның башка вакытында кырда эшлиләр, алар һәрчак механизторларга техникаларын көйләргә булышырга әзер торалар.
Безнең мастерскойларда менә шундый тәҗрибәле, үз эшен белүче, яратучы кешеләр эшли.
Нияз Сәлахиев әле яшь белгеч, аңа егерме өч кенә яшь, аның хезмәт стажы да биш ел гына.
- Мин шундый тәҗрибәле кешеләр белән эшләвемә бик шатмын, - ди Нияз. – Алар тәҗрибәләре белән уртаклашалар, бар белгәннәрен өйрәтәләр, күрсәтәләр. Эшем бик ошый, иске машиналарга икенче сулыш өрәбез. Бездә запчастьлар белән проблема юк, аларны вакытында кайтаралар. Ремонт эшләре алып барыла торган бина зур түгел, шулай да эшләр өчен урын җитә.
Наил Ибраһимов да бөтен гомерен туган хуҗалыгына багышлаган, ул монда утыз ике ел чылбырлы тракторларда механизатор булып эшләгән, менә инде дүрт ел тимерче һәм эретеп ябыштыручы булып хезмәт куя. Кирәге чыкканда токарьны да алмаштыра. Ул һәр көнне иртән күрше ТатЦИК авылыннан монда эшкә килеп йөри.
- Мин инде бер елга якын пенсиядә, үз эшемне яратам, менә шулай башка эшне өйрәнергә туры килде, - диде Наил. – Бездә техника җитәрлек, шуңа да эш тә җитәрлек. Кирәкле запас частьлар бар, менә шулай бер-беребезгә булышып, бердәм эшлибез.
Быел язгы кыр эшләрен вакытында сыйфатлы башкарып чыгарбыз дип уйлыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа