«Мин аннан да гүзәлрәк урынны белмим»
Юкка чыккан Лесничество поселогы турында сөйләвебезне дәвам итәбез, анда Нина Овчинникованың яшьлек еллары узган. Хәзерге вакытта бу Кызыл Яшьләр авылы янәшәсендәге Питрәч урман хуҗалыгы Икенче өлеш. Әлеге язманың башы газетаның алдагы санында басылган иде.
Нина Николаевна урман хуҗалыгында 1966 елдан 1968 елга кадәр эшләгән. 1967 елда беренче баласы (улы Евгений) тугач та, бала белән озак утырмаган эшкә чыккан. Баласын бер татар гаиләсе бүләк иткән борынгы татар коляскасына утыртып, ашарга, эчэргә су алып урман хуҗалыгына йөргән. Сүз уңаеннан, Нина Николаевнаның ире ягыннан барлык туганнары урман хуҗалыгында эшләгән. Каенатасының һөнәре – бондарь булган, әлбәттә, бу хәзерге заман өчен гадәти булмаган һөнәр. Ул мичкәләр ясаган, аларны Казанга озатканнар, поселокта яшәүчеләр генә түгел, ә бөтен кеше яратып алган. Иренең сеңлесе Татьянаның эше шактый кызыклы була. Ул чәер әзерләү белән шөгыльләнгән. Наратларны чокып, чокыр ясаган. Әлеге агачларга конус чашкалар куеп чыккан, шуларга чәер агып төшә торган булган, аннары аны скипидар җитештерү өчен файдаланганнар.
1968 елда Овчинниковлар Питрәчкә күчәләр. Ирен хәрби комиссариатка эшкә алалар, ул 26 ел прапорщик булып хезмәт итә. Хәрби хезмәткә чакырылучыларны төрле частьләргә озату белән шөгыльләнә. Сүз уңаеннан, Овчинниковларның барлык оныклары да армиядә лаеклы хезмәт иткән. Ватан алдындагы бурыч хисе геннарга салынган. Өстәвенә, Нина Николаевнаның абыйсы -Анатолий Озеров - профессиональ хәрби булган. Бөтен Советлар Союзын йөреп чыккан. Нина Николаевна икмәк комбинатында эшләгән, аннары күпмедер вакыт ПМК-245тә, 1970 елда аны балалар бакчасына завхоз итеп чакырганнар. Соңгы 23 елда Госстрахта хезмәт куйган, шуннан пенсиягә киткән. Бөтен җирдә аның хезмәте Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелгән. Аның өч баласы – уллары Евгений, Андрей һәм кызы Татьяна аңа 6 онык бүләк иткән һәм хәзер инде 7 оныкчыгы үсеп килә.
– Мин бүген дә бу җирлекне сагынам. Аннан күчеп китүем бик кызганыч. Мин аннан да гүзәлрәк урынны белмим. Кызыл Яшьләрдә искиткеч яхшы кешеләр яши иде. Улымны тапкач, барысы да бүләкләр белән килгәнне хәтерлим. Әни миңа әле ул вакытта: «Сиңа кунакка татар кызлары килгәч, чәйнегеңне куй, аларда кунакларны шулай кабул итәләр. Һәм син бу традициягә ияр!" дип әйтә торган иде. Ә мин чәй янына тәмле коймаклар да пешерә идем. Без татарлар белән һәрчак дус, тату яшәдек. Бер-беребезне очратсак, кочаклашып исәнләшәбез. Барысы да хәл сорашалар. Алар миңа: «Нина, җаным, ничек яшисең?» диләр. Гаилә, балалар турында сорашалар. Тирә-юньдә яхшы кешеләр иде. Урман хуҗалыгына эшкә Күн авылыннан 5 кешенең эшкә килеп йөрүен хәтерлим. Ул вакытта машиналар юк диярлек, алар җәяү йөрде. Олан Иленнән ике хатын-кыз килде. Шулай ук алар да җәяү киләләр иде. Кыскасы, ерактан килеп эшләсәләр дә, зарланучы булмады. Эш күп булганда Шәледән кешеләр чакырдылар.
1 августта Нина Николаевнага 75 яшь тула. Мин аның янына барганда, бу хакта белмәдем. Аның белән Лесничество поселогы тарихы турында сорашыр өчен очраштык бит. Һәм менә шулай туры килде. Ул гомеренең 56 елын Питрәчтә яши. Аны район үзәгендә яшәүчеләр яхшы белә, ул иминият агенты булып эшләгән. Моннан тыш, ул әле 15 ел «Ягодка» бакчачылык ширкәте рәисе булган, күп еллар йорт буенча җаваплы кеше булган. Үзе әйтүенчә, ул һәрчак җәмәгать эшләрендә актив катнашкан. 2017 елда аңа хәтта авыл җирлеге тормышында актив катнашканы өчен район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты да тапшырганнар.
фотода
Нина Овчинникова улы белән. Якынча 1967-68 еллар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа