Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Мин аны бик тә яратачакмын!”

3 июль район үзәге хастаханәсенең тудыру бүлеге өчен аеруча истә калырлык булды. Бу көнне яңа туган биш сабыйны бәхетле ата-аналары кулларына тапшырдылар.

Тудыру бүлегендә ул көнне яшь балалар тавышы гына иде дисәң дә ялгыш булмас. Бүлекнең өлкән акушеры Нина Полякова әниләр кулындагы баланы алып, җитез хәрәкәрләр белән бер-бер артлы кечкенә тере төргәкләрне төреп кенә торды. Алар арасында алсу, зәңгәр төргәкләр алышынды. Шулай булмый ни. Чөнки берьюлы биш яңа туган баланы чыгардылар бит. Аларның өчесе - малай, икесе - кыз балалар.
- Гадәттә, бер айга 10-15 бала туа иде. Быел яз һәм җәй айларында әниләр рекорд куйды. Мәсәлән, май аенда районда 17 сабый туды. Ә июньдә - 19! Шулай итеп, туучылар арта, - диде ул.
Аный сүзләрен гражданнар актларын теркәү бүлеге мөдире Эльмира Нәбиуллина да раслады:
- Ел башыннан 145 бала туган. Узган ел бу сан 111 иде, - ди елмаеп.
Эльмира Нәбиуллина тудыру бүлегенә үзе килгән. Ул шунда ук бәхетле аналарның сабыйларына туу таныклыгы да бирде. Бу көнне икеләтә бәйрәм булды әлеге гаиләләр өчен. Чөнки ул Гаилә, мәхәббәт һәм тугърылык көеннә дә туры килде. Шуңа да аны истә калырлык итеп үткәрергә тырышканнар.
Район җитәкчелеге исеменнән ата-аналарны шатлыклы вакыйга белән котларга башкарма комитет җитәкчесе урынбасары вазифасын башкаручы Земфира Мөхәммәтгәрәева килгән иде. Ул һәммәсенә чәчәк бәйләмнәре, истәлекле бүләкләр тапшырды. Изге теләкләрен җиткерде.
Ә табиб-гинеколог Рабия Закирьянова әниләргә нык сәламәтлек теләде һәм шаяртып:
- Тагын килегез. Берәр бала биреп җибәрербез, - диде.
Шуна да әйтеп китү урынлы булыр, ул көнне чыккан әниләрнең өчесе беренче балаларын табучылар, калган икесе икенче балаларын тапкан.
Ә Михаил Новопольцев өч яшьлек улы Артем белән килгәннәр. Яңа туган энесе булачагын ул күптән белгән. Шуңа да бирегә нәрсәгә килгәннәрен дә чамалый.
Мин аңардан энеңне какмассыңмы соң, дип сорагач:
- Мин аны бик тә яратачакмын, - диде горур төстә.
Әти кеше дә үз сүзен әйтте:
- Дәүләт яшь гаиләләргә ярдәм итеп торганда, ник тапмаска тагын берне. Кыенлыклар да куркытмый андый чакта. Башкалар да алып кайтсыннар, - диде.
Инде бәхетлеләрнең исем-фамилияләрен атап китәр вакыт җитте. Болар: Гәрәевлар, Мәннановлар, Прониннар, Шәрәфиевлар. Новопольцевлар турында югарыда яздык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса