Миңнеханов Питрәч районындагы «Авыл табибы» программасы нәтиҗәләре турында сөйләде
Бу хакта ул үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.
Татарстанда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының сигез федераль программасы гамәлгә ашырыла. Шуларның берсе - «Авыл табибы/фельдшеры», – дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, программа буенча бер Питрәч районы хастаханәсенә генә 45 табиб һәм 5 ашыгыч ярдәм фельдшеры кайткан. Белгечләрнең берсе - Казаннан күчеп кайтканн акушер-гинеколог Алла Ибраһимованың тарихы язмага беркетелгән видеога багышланган. Хәзер белгеч Питрәч Үзәк район хастаханәсендә эшли.
«Авылдагы пациентлар, бигрәк тә ерак районнарда, алар белемле квалификацияле табибларга бик мохтаҗ», - дип сөйләде ролик героинясы.
Аның сүзләренчә, хәзер сәламәтлек саклау өлкәсендә тәҗрибәле, квалификацияле белгечләр күп, алар авыл җирлегендә эшләргә әзер. Дәүләт ярдәме белән алар мондый мөмкинлекне алды.
«Программада катнашучыларның барысы да дәүләттән 500 меңнән 1,5 млн сумга кадәр бер тапкыр бирелә торган акча ала», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia