«Мишә елгасы тамагы» тыюлыгы территориясендә балык тоту тыела
Бу хакта ТР Биологик ресурслар дәүләт комтитетында хәбәр иттеләр
«Мишә елгасы тамагы» төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигый зоология тыюлыгы территориясендә 1 февральдән 15 апрельгә кадәр промысел һәм һәвәскәр балык тоту тыела.
Әлеге чара су биоресурсларын саклауга, аларның популяциясен саклап калуга һәм уылдык чәчү чорында табигый үрчү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.
Режим үтәлешен комитет инспекторлары даими рейдлар барышында контрольдә тотачак. Хокук бозучыларга РФ КоАП 8.39 маддәсе нигезендә административ җаваплылык яный (аеруча саклана торган табигать территорияләрендә табигать ресурсларын саклау һәм куллану кагыйдәләрен бозу).
«Мишә елгасы тамагы» тыюлыгы махсус сакланылучы табигать территориясе булып тора, аның төп максаты регионның биологик су ресурсларын саклау һәм торгызу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia