Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Митрополит Кирилл Рус Казысы, Янсуар һәм Рус Сәрдәсе авылларында булды

Визит Рус Казысы авылыннан башланды.

Митрополит Кирилл Питрәч районына килде. Район башлыгы Рәис Сөләйманов белән берлектә, ул берничә мөһим объектта булды, анда социаль инициативаларны бәяләде һәм тарихи мирасны торгызу перспективаларын тикшерде.

Визит Рус Казысы авылыннан башланды. Анда митрополит Кирилл Изге Алла Анасы Благовещениесе чиркәвендә литургия үткәрде. Аннан соң архиерей чиркәү каршында эшләүче “Благовещение” социаль ярдәм үзәгенең яңа корпусын изгеләндерде.

Бу үзәк алкоголь, наркотик, уен кебек бәйлелекләргә дучар булган кешеләргә ярдәм итү белән шөгыльләнә. Мондагы кешеләр белән комплекслы эш алып барыла: аларга рухи, психологик һәм социаль яктан яраклашырга, аек тормышка кайтырга булышалар.

– Владыка безгә бик шатлыклы вакыйга уңаеннан килде, – дип сөйләде гыйбадәтханә настоятеле иеромонах Силуан. – Без барлык заманча таләпләргә җавап биргән яңа корпус төзелешен тәмамладык. Хәзер бездә 40 кеше урнаша ала. Бүген реабилитацияне 25 кеше үтә, – дип билгеләп үтте ул.

Үзәк эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе – авыр тормыш хәлендә калган кешеләрне православие дине нигезләре белән таныштыру. Биредәгеләр әйтүенчә, Ходайга ышану – җан һәм тән савыгуының нигезе. Психологик ярдәм дә программаның аерылгысыз өлеше булып тора. Белгечләр кешеләргә проблемаларның эчке сәбәпләрен табарга ярдәм итә.

Хәзерге вакытта реабилитация үтүчеләр арасында Новочеркасск шәһәреннән килгән Игорь Денисов та бар. Тормыш юлы аны башта Мәскәүдәге ярдәм үзәгенә, ә аннары монда китергән.

– Көненә ике тапкыр чиркәүгә келәүгә барабыз, – дип уртаклашты Игорь. – Көчебездән килгән эшләр башкарабыз. Элек мин алтарник идем, ә хәзер менә кар чистартам. Хезмәт һәм аралашу ярдәм итә, – дип саный ул.

Игорьның хатыны вафат булган, ә кызы белән мөнәсәбәтләре катлаулы.

– Ул минем монда икәнемне белми, ә бәлки беләдер дә... – дип сөйләде ул безгә һәм планнары белән уртаклашты: реабилитациядән соң Мәскәүгә кайтырга тели.

Алга таба олы кунакларның маршруты Янсуар авылына дәвам итте. Биредә митрополит Кирилл, Рәис Сөләйманов һәм руханилар озатуында, 1884 елда салынган, хәзерге вакытта ярым җимерек хәлдәге Покрау чиркәвен карады. Беренче гильдия сәүдәгәре Павел Щетинкин акчасына төзелгән чиркәү авария хәлендә. Владыкага бинаның тарихы турында мәгълүмат җиткерделәр һәм аны торгызуның мөмкин булган юлларын тикшерделәр.

Аннары делегация керәшен тарихы музеенда булды. Митрополит халык көнкүреше экспонатларының бай коллекциясен һәм биредә алып барыла торган зур агарту эшен югары бәяләде.

Визит Рус Сәрдәсе авылында тәмамланды. Анда митрополит Кирилл торгызыла торган Преображение Господня чиркәвенең яңа куполларын изгеләндерде. 1744 елда салынган бу уникаль архитектура истәлеге тиздән үзенең 300 еллыгын билгеләп үтәчәк.

– Чиркәү тагын озак еллар хезмәт итсен өчен биредә бар нәрсә дә намус белән, күңел биреп эшләнә, – диде владыка, настоятель иеромонах Вячеслав Шапоровка һәм приход кешеләренә мөрәҗәгать итеп. – Бу урын миңа беренче килүдән үк ошады. Шул вакыттан бирле чиркәү сизелерлек үзгәргән, зур эш башкарылган.

“Куда ведут ручьи” проекты җитәкчесе Владислав Ларкин билгеләп үткәнчә, купол һәм аның очы архив эскизлары буенча яңадан ясалган, ә бу чиркәү – республикада тарихи матурлыгына максималь рәвештә якынлашкан сирәк объектларның берсе.

Хәзерге вакытта юкка чыккан бу авылда туып-үскән кайбер кешеләр өчен бу чиркәү – һәйкәл генә түгел, ә гаилә тарихының бер өлеше.

– Минем әти-әнием шушы авылда туганнар, ә бабам Иван Васильевич Мельников шушы чиркәүдә чукындырылган, – дип сөйләде чиркәүне торгызуда ярдәм итүче Лидия Мусина. – Балачакта без аның эченә керә идек, ул вакытта стеналарындагы рәсемнәр дә сакланган иде әле. Аны торгыза башларлар, дип уйлап та караган юк иде.

Митрополит Кирилл Питрәч районы башлыгы Рәис Әхтәм улына җылы кабул итүләре, район территориясендә рухи-әхлакый үсеш һәм тарихи мирасны саклау мәсьәләләренә даими игътибар биргәне өчен рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса