Мобилизацияләнгән гражданнарны транспорт салымыннан азат итәчәкләр
Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының 36 нчы утырышында «Транспорт салымы турында» ТР Законының 6 нчы маддәсенә үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. 40
Махсус хәрби операция барышында өлешчә мобилизациягә эләккән кешеләрне транспорт салымыннан азат итәчәкләр.
Закон проекты 2021 елгы салым чоры өчен мобилизацияләнгән гражданнарга теркәлгән транспорт чараларын транспорт салымыннан азат итүне күздә тота.
Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин документның Россия Федерациясе Коралланган Көчләренә хәрби хезмәткә мобилизацияләнгән Татарстан гражданнарына дәүләт ярдәме максатларында эшләнгәнен искәртте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа