Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мобилизацияләнгән питрәчлеләргә гуманитар ярдәмнең беренче партиясен алып килделәр

Кирәкле әйберләр белән 155 пакет үз адресатларына барып җитте.

Питрәч районының гуманитар ярдәм машинасы килеп җиткәндә безнең егетләребез урамда басып торалар иде инде. Бирегә килүебез турындагы хәбәр яшен тизлегедәй таралган.

Бирегә беренче тапкыр гына китерүебез әле. Озак җыендык, әкренләп әзер әйберләрне таратачакбыз. Технология укытучылары ярдәмендә һәрберсе өчен махсус подсумкалар тектек. Анда бинт, жгут, жгут салу вакытын теркәү өчен маркер, саклагыч одеял тутырдык. Әле салкын тиюдән дарулар, җылы перчаткалар, олтыраклар (стелька) алып килдек. Шәле авылы кешеләре флис балаклавалар текте. Киләсе юлы кышкы итекләр, су үткәрми торган пончо-накидкалар алып киләчәкбез, аларны әлегә әзерләргә өлгермәдек. Берничә көн эчендә аларны да алып килергә тиешләр, - дип сөйләде солдатларга пакетлардагы әйберләр турында активист, спорт тренеры Александр Буздалов. – Хәтта Бөек Ватан сугышы вакытында да халык бердәм булган, алар булдыра алганча ярдәм күрсәткән, бар нәрсәне фронтка озаткан. Солдатларыбызны шушы авыр вакытларда бер үзләрен генә калдырмыйк, без аларга һәрьяклап ярдәм итәргә тиеш. Без моны барысы да мөмкин кадәр тизрәк тәмамлансын һәм дөньялар тынычлансын өчен эшлибез, – дип билгеләп үтте Александр Буздалов.

Мобилизацияләнүчеләр бүләкләргә шатланды. Аеруча да Шәле балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр ясаган открыткалар сөендерде аларны. Егетләребез һәр баланың открыткасын кызыксынып укыды, фотога төшереп алды, якыннарына җибәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса