Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мобилизацияләнгән Татарстан егете ялга кайтканда өйләнде

Никахлашу тантанасы Питрәчтә узды.

Илдар һәм аның кәләше Алия Әлмәт районында туганнар. Алар бер-берсен күптән беләләр, сигез ел очрашып йөргәннәр. Туган шәһәреннән башта Казанга Алия  аның артыннан республика башкаласына Илдар күченә. Яшьләр икесе дә авиация заводында эшләгәннәр. Ир-ат махсус хәрби операциягә өлешчә мобилизация башында ук киткән. Повестка ала, рюкзак җыя, кәләш белән, якыннары белән саубуллаша һәм юлга кузгала. Апрель аенда ул күптән көтелгән ялга кайткан. Шул вакытта алар никах укытканнар.

– Әлегә кадәр рәсми никах турында уйламаган да идем. Очраштык, тормышка куандык, –  диде Илдар. 

Икенче кайтуда туй үткәрергә карар итәләр. Ләкин Казан ЗАГСларында тантаналы чара өчен буш көннәр булмый. Ә Алия, барлык кызлар кебек үк, ак күлмәк, Мендельсон вальсы турында хыяллана. Яраткан кешенең хыяллары чынга ашарга тиеш, чын ир-ат өчен бу тормыш законы. Шулай итеп алар Питрәч районына киләләр. Аларны монда шатланып каршы алалар. 

Яшь парны никахларын теркәү белән район башлыгы Илһам Кашапов котлады. Ул аларга изге теләкләрен җиткерде, бәхетле гаилә тормышы һәм Илдарның исән-сау әйләнеп кайтуын теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса