Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Мобилизацияләнүчеләр гаиләләре белән «Скорлупино» фестивалендә кунак булдылар

Алар барысы да фестивальнең төрле ярышларында үзләрен сынап карадылар.

Оксана Гридневаның ире Илдар Казан госпиталендә дәвалана. Бәйрәмгә ул уллары Артур һәм Дамир белән килгән. Алар барысы да фестивальнең төрле ярышларында  үзләрен сынап карадылар.

Оксана белән Илдар – Ташкенттан, әмма Татарстанда танышканнар. Россия гражданлыгы алганнар, “Царево” торак комплексында яшиләр. Мобилизациягә кадәр кырык яшьлек Илдарның хәрби тәҗрибәсе булмаган, ул бары тик Үзбәкстан армиясендә хезмәт иткән булган. Хәзер элемтәче булып тора һәм хәтта яраланганнан соң да үз хезмәтен дәвам итә. Ял вакытында өстәмә реабилитация үтәргә карар иткән.

– Кайтканда, ирем миңа сюрприз ясарга теләде. Ләкин мин аның ялы турында иртәрәк белдем, район башкарма комитетыннан шалтыраттылар. Мин аны табын әзерләп көттем, –  диде елмаеп Оксана.

Туганнары хәрбине бик сагынганнар. Балалар озак кына әтиләрен кочагыннан җибәрмәгән. Алар әтиләренең хезмәтен бик авыр кичерәләр. Хәтта төнлә дә уянып, әнисеннән: “Әти кайда? Яраланмады микән?” –  дип сорыйлар. 

– Беренче тапкыр киткәндә алар әле  бернәрсә дә аңламадылар. Ләкин икенче тапкыр киткәннән соң сораулар бирә, борчыла башладылар. Хезмәт урыныннан әтисе аларга уенчык тимер юл һәм чебурашка сурәтләнгән хәрби кепкалар алып кайтты. Икесе дә бик шатландылар. Чыннан да, иреңне көтү авыр, бигрәк тә элемтә булмаганда. Ул безгә шалтыратып, барысы да яхшы, дип әйткәч кенә тыныч сулап куям. Әлбәттә, безнең белән калуын телибез. Ләкин без аның анда да кирәклеген аңлыйбыз. Аның хәрби эштә инде билгеле бер тәҗрибәсе бар, шуңа күрә без барысын да аңлыйбыз, – дип сөйләде Оксана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса