Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре штабка ешрак өч мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итә
Һәрбер мөрәҗәгать аерым карала.
Питрәч районы штабына мобилизацияләнүчеләр һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча көн саен мөрәҗәгатьләр килә.
Нигездә, бу - финанс ярдәме, балаларны балалар бакчаларына урнаштыру һәм торак-көнкүреш шартларын яхшырту турында үтенечләр.
Шулай ук хатын-кызларның балаларга бер тапкыр бирелә торган акчасын ала алмау очраклары да ачыкланган, чөнки баланың мобилизацияләнгән әтисе башка төбәктә теркәлгән. 4 балалы ике гаилә шундый хәлдә калган.
Бу безнең район кешеләре һәм безнең төп бурычыбыз - авыр хәлдә калган һәркемгә ярдәм итү. Мөмкинлекләрне теләсә нинди юллар белән эзләячәкбез", - диде район башлыгы Илһам Кашапов.
Мөрәҗәгатьләрне оператив хәл итү өчен барлык кирәкле белешмәләрне pitriash@tatar.ru электрон почтасына җибәрү сорала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа