МӨҺИМ АТНА
Татарстанда автомобиль юлларында тоталь контроль приборларын урнаштыру дәвам итә.
Республиканың 900 км федераль трассасында системаның йөз камерасы урнаштырылган.
Федераль әһәмияттәге өч автомобиль юлында хәзерге вакытта барлык транспорт чараларының хәрәкәт тизлеген өзлексез контрольдә тотуны тәэмин итүче система эшли инде.
Бүген «Мәскәү – Уфа», «Казан – Оренбург» һәм «Казан - Ульяновск» автомобиль юлларында 100 камера эшли. Алар 290 участокны контрольдә тота, 900 километрдан артык араны үз эченә ала.
Быел барлык транспорт чараларының хәрәкәт тизлеген өзлексез контрольдә тотуны тәэмин итү системасы белән Татарстан Республикасының биш автоюлын җиһазландыру планлаштырыла, исемлеккә Казан - Шәмәрдән, Чистай - Түбән Кама, Казан - Малмыж, Чаллы – Зәй - Әлмәт, Саескан Тавы - Шәле автомобиль юллары керә.
Фото һәм видеофиксация урнаштыру өчен урыннарны ачыклау өчен күп кенә шоферлар төрле мобиль кушымталардан файдалана.
«Куркыныч» чикне узып, шофер җиңел сулый һәм курыкмыйча юл йөрү кагыйдәләрен боза. Өзлексез контрольне тәэмин итү системасы белән мондый хәл булмаячак. Датчиклар бер-берсе белән берләштерелгән һәм урнаштырылган урындагы тизлекне терки, шулай ук датчиклар арасындагы уртача тизлекне. Ягъни бер генә зона да игътибарсыз калмый.
Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсендә хәбәр иттеләр.
Көек авылында «Яшьлек» торак комплексының проблемалы йортларын октябрь аена төзеп бетерәчәкләр
Республиканың Питрәч районы Көек авылындагы чираттагы объект - «Яшьлек» торак комплексы төзелеше эшләре тәмамланып килә. Быел октябрь аенда йөздән артык гаилә күптән көткән фатир ачкычларын алачак.
«Яшьлек» торак комплексы төзелеше 2011 елда ук башланган, комплексның фатирларының бер өлешен «Россия гаиләләре өчен торак» дәүләт программасы кысаларында тормышка ашыру күздә тотылган. Соңгысында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр — күп балалы гаиләләр, хезмәт һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары, пенсионерлар катнашты.
Тиздән төзелеш оешмасы төзелеш эшләрен туктатты. Шул ук вакытта ул гражданнар белән өлешләп төзүдә катнашу буенча 144 килешү төзергә өлгергән. Килешүдә 200гә якын граждан катнаша. Хәзерге вакытта «Яшьлек» торак комплексы — төзелеп бетмәгән 6 күпфатирлы йорт.
Проблеманы хәл итүгә намуссыз төзүчеләрнең гамәлләреннән зыян күргән затларга ярдәм итүгә республика фонды кушылды. Ул төзелешне тиз арада тәмамлау өчен яңа төзелеш оешмасы билгеләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia