Монда дуслык яши, гаиләләр туа, талантлар ачыла
Мишә елгасының бик матур бер урынында ярты гасыр элек зур булмаган палаткалар шәһәрчеге ачыла. Шул чакта наратлыктагы серле тынлыкны ярып балаларның көлгән тавышлары, шау-гөр килүләре ишетелә башлый. Шул вакыттан бирле һәр җәй саен табигатьнең әлеге почмагы балалар тавышына күмелә. “Акчарлак” җәйге сәламәтләндерү лагерена 55 ел тулды.
Монда 55 ел элек кунакларны ничек каршылаган булсалар, хәзер дә шулай лагерь җырлары белән каршы алалар. Әмма палаткалар урынына күптәннән инде нык агач корпуслар урнашкан. Сүз уңаеннан, быел монда тагын бер яңа корпус барлыкка килде, анда иң кечкенә ял итүчеләрне урнаштырдылар. Балаларга яхшы булуын телиләр. Лагерь ачылган гына вакытта да шулай булган.
Әлеге тарихи фактлар турында без Зөбәйрә Шәехҗанова язмаларыннан белдек. Ул сугыш һәм хезмәт ветераны, РСФСР мәгариф отличнигы, аны лагерьга нигез салучы дияргә дә була. Безнең туган якны өйрәнү музеенда аның кулъязмалары, истәлекләре һәм фотографияләре кадерләп саклана.
“1961 елда бездә Күн мәктәбе каршында лагерь эшләде. Ул урнашкан урында, Мишә елгасы юлын үзгәртте, балаларга коеныр урын калмады. Аннан соңгы елларда лагерь урынын яңа урынга күчерү мәсьәләсе килеп туды. Район советы башкарма комитеты шуннан соң пионер лагерен табигать кочагында урнаштырырга карар итә. Без мәгариф бүлеге аты белән лагерь өчен туры килерлек урын эзләргә чыгып киттек. Бергәләп уйлашкач, Пашня поселогын сайладык, аның янәшәсендәге урыннар районда иң матур урыннарның берсе булгандыр, мөгаен”, – дип язган Зөбәйрә Шәехҗанова. Шулай ук аның язмаларыннан балаларның беренче елларда палаткаларда яшәвен, ә кече отрядлардагы балаларны Пашня поселогындагы башлангыч мәктәпкә урнаштырулары турында да белдек. Кызганыч, хәзер бу урында мәктәп тә юк, хәтта авыл үзе дә юк инде.
- Минем балачагым бу лагерьдә үтте. Ул ачылганда миңа җиде яшь иде. Әнием сөйләве буенча, лагерь урынын сайлаганда, биредә чиста, эчәргә яраклы су булуы билгеле иң мөһим роль уйнаган. Моннан ерак түгел чишмә аккан, санэпидстанция аның суын тикшергән һәм ризалык биргән. Ул вакытта районның миллионер-колхозлары бөтен республикага билгеле иде. Шәле һәм Кәвәл авылы колхозлары, Кощак совхозы һәм башкалар лагерьгә бик зур ярдәм күрсәткәннәр, - дип исенә төшерә Зөбәйрә Шәехҗанованың кызы Светлана Порфирьевна.
Бу лагерьдә күп кенә яхшы кешеләр эшләде, алар арасында нәкъ тә биредә танышып гаилә корган парлар да бар. Хәтта тулы бер династияләр дә очрый. Мисал өчен, Тихоновлар - Шәйдуллиннар гаиләсе. Әгәр бу гаилә әгъзаларының гомуми эш стажын кушсаң, 52 ел булачак. Бу лагерь төзелгән көннән алып бөтен елларны диярлек үз эченә сыйдыра. Алар бик теләп сәхнәгә чыктылар һәм үз хатирәләре белән уртаклаштылар.
- 1968 елда мин, әйдәман буларак, үз отрядымнан балалар белән партизан уеннарын оештырганым өчен лагерь җитәкчелеге миңа шелтә белдерде, - дип үз тарихы белән уртаклашты педагог-ветеран Юрий Тужилов.
Бу көнне мондый җылы хатирәләр күп яңгырады. Лукиннар гаиләсенең тарихы "Акчарлак" лагеренең 1983 елына барып тоташа. Ул чагында Николай физкультура укытучысы булып эшкә килә һәм пионер-әйдәман Елена белән таныша. Бер елдан соң, алар өйләнешәләр. 1985 елда аларның кызлары Евгения туа, ул да әти-әнисе юлыннан китәргә карар итә һәм инде лагерьдә берничә смена шәфкать туташы булып эшләргә өлгерә. Бу сменадагы балаларга да аның медицина күзәтүе астында булу бәхете елмайган.
- Иң мөһиме, биредә балаларның иҗади потенциалы ачыла, монда алар дус-тату булырга, буш вакытларын дөрес итеп оештырырга, яңалыкка омтылырга өйрәнәләр, - диде район башлыгы Илһам Кашапов, балаларны, әти-әниләрне һәм кунакларны юбилей белән котлап. Шулай ук ул лагерь директорларына һәм әйдәманнарына да рәхмәт белдерде.
- Сезнең хезмәт ярдәмендә, монда үткәргән вакыт һәр бала өчен онытылмаслык вакыйга булып кала, - дип билгеләп үтте ул.
- Лагерьдә бер смена булса да ял иткәч, киләсе елга сәламәт, көчле, кыю һәм позитив буласың, - диләр бу сменада лагерьдә ял иткән балалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа