Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Монда ветераннарга хөрмәт зур

Халыкара өлкәннәр көненә багышланган ункөнлек тәмамланды. Районда барлык учреждениеләрдә, оешмаларда, предприятиеләрдә, һәр авыл җирлегендә төрле чаралар үткәрелде. Әлеге очрашуларда озак еллар районда эшләгән, зур тәҗрибә туплаган, чал чәчле кунаклар катнашты.


"Ак Барс" кошчылык комплексында үз ветераннарын хөрмәтләү матур традициягә әйләнде. Бу районда кош ите, ит продуктлары, йомырка җитештерүче иң эре предприятие булып тора.
11 октябрьдә кошчылык комплексы ашханәсенә быел юбилейларын билгеләп үтүче ветераннар җыелды.
Традиция буенча ветераннар өчен фабрика цехлары буйлап экскурсия үткәрелде. Алар яңа корпусларны карады, яшь хезмәттәшләренең эш шартлары белән танышты.
Генераль директор Илһам Кашапов ветераннарны бәйрәм белән тәбрикләп, аларга исәнлек-саулык, озын гомер, күңел тынычлыгы теләде.
Илһам Миннеханович аларны кошчылык комплексы эше белән таныштырды, киләчәккә планнары турында сөйләде. Шулай ук ветераннарга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, хәзерге вакытта комплексның үсешендә аларның да өлешләре зур булуын билгеләп үтте.
Ветераннар өчен бу яңа очрашулар, озак еллар әлеге предприятиедә бергә эшләгән хезмәттәшләре белән аралашу да әле. Әлфия Хафизова егерме ел буе "Ленино-Кокушкино" совхозында сыер савучы, соңгы җиде елда фабрикада (элек кошчылык комплексы шулай аталган) кош караучы булып эшләгән.
- Ул вакытта безнең корпуста 9 мең кош бар иде, барлык эшне кул белән башкардык, - дип искә ала Әлфия Ширияздановна. - Бүген без яңа корпусларда булдык, яхшы эш шартларын күреп сөендек кенә, барысы да автоматлаштырылган.
Әлбәттә, ул үз эшен искә алды, кабат эшкә килер идем дә, әмма сәламәтлегем ирек бирми, диде.
Татарстанның атказанган кош караучылары Бибинур Зәйнуллина һәм Мәдинә Зарипова яшьтәшләр. Быел аларга 65 яшь тулган. Алар күптәнге дуслар да әле. Озак еллар бергә эшләгәннәр һәм лаеклы ялга киткәннәр. Очрашуларына бик шат.
- Без үзебезне эшкә килгәндәй хис иттек, яшьлек елларын искә алдык, - диделәр. - Без җитәкчелеккә онытмаулары өчен, безгә бәйрәм ясаганнары, бүләкләр биргәннәре өчен рәхмәтле.
Бибинур апа 17 яшендә фабрикага эшкә килгән. 1966 елда корпусның нигезе салынган вакытларны искә алды ул. Ул үзе дә танылган кошчылык комплексы төзелешендә катнашкан.
Бүгенге көндә предприятие уннарча мең тонна кош ите җитештерә, республиканың, илебез төбәкләрендәге күп кенә шәһәрләрне продукция белән тәэмин итә. Бу хөрмәткә һәм мактауга лаек кешеләр тырышлыгы нәтиҗәсе.
Җирле артистлар бу көнне кунакларга музыкаль бүләкләрен җиткерде.


Узган ел "Ак Барс" кошчылык комплексы"нда мәҗбүри социаль пакетларга 14 миллион сум акча каралган, агымдагы елның 9 аена 10 миллионнан артыграк тотылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса