Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мошенникка ышанып, акчасыннан колак каккан

Җинаятьче безнең районда яшәүче бер кешегә билгесез номердан шалтыраткан. Ул үзен компания менеджеры буларак таныштырган һәм өстәмә эш хакы тәкъдим иткән.

- Мошенник питрәчледән алга таба әңгәмә өчен «Скайп» кушымтасын урнаштыруын сорый. Ышандырып, ул әңгәмәдәшеннән аңа билгеле бер сумма күчерергә күндерә. Нәтиҗәдә, тегесе акчасыз кала, - дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча бүлегендә.

Мошенниклык очраклары узган ел белән чагыштырганда ике тапкырга арткан. Җинаятьләр еш кына игъланнар сайты, кәрәзле элемтә, Интернет аша башкарыла. Мошенниклар акча эшләргә вәгъдә итеп, бик тиз арада ышанычка керәләр. Күпчелек очракта корбаннар җинаятьчеләргә үз акчаларын үзләре бирә. Хөрмәтле питрәчлеләр! Уяу булыгыз, акча күчерү яки телефонга акча салу кебек шикле үтенечләргә ышанмагыз. Әгәр сезгә, туганнарыгыз яки дусларыгыз бәлагә тарыды һәм аларга зур суммада акча кирәк, дип хәбәр иткәннәр икән, ышанмагыз. Башта, һичшиксез, бу мәгълүматның дөреслеген тикшерегез! Призлар уйнатуда катнашырга, могҗизалы дарулар сатып алырга, түләнгән салымнарны яңадан исәпләргә һәм кире кайтарырга тәкъдим итүләргә ризалашмагыз. Банк картасын блокировкалау турындагы теләсә нинди хәбәрне тикшерегез. Билгесез кешеләрнең сүзләрен тыңларга ашыкмагыз, шунда ук «кайнар линия»гә шалтыратыгыз.

Шикле фактлар турында 02 һәм 3-12-10 телефоннары буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча бүлегенең кизү частенә хәбәр итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса