Музей яңа туристик маршрутка керергә әзерләнә
Керәшен Сәрдәсе авылында уникаль музей бар, ул керәшен халкының тормышы һәм көнкүреше турында сөйли. Күптән түгел генә биредә зур ремонт эшләренә керештеләр.
- Безнең музейның бинасы үзе генә дә зур тарихи кыйммәткә ия. Әлеге ике катлы йортны земство мәктәбе укытучысы, тугыз бала атасы Николай Максимов-Сердинский төзегән, - дип башлады сүзен Питрәч туган якны өйрәнү музее фәнни хезмәткәре Олег Волков.
Шунысы кызык, Сердинский фамилиясе Николай Максимовичка аның улы Федордан күчкән. Ул Казан Үзәк керәшен-татар мәктәбендә укыган. Нәкъ шул чагында мәктәп мөдире Василий Тимофеев документларда Федорны туган авылы исеме белән Сердинский дип язып куйган. Аннан соң аның дәдәләре да әлеге фамилияне алган. Якташыбызның язмышы тарихчы Искәндәр Гыйләҗевне дә үзенең гадәти булмаган трагизмы белән җәлеп иткән. Сердинский фамилиясе барлыкка килү турында без аның фәнни мәкаләсеннән укып белдек.
Хәзер Сердинскийлар нәселенең йортында этнографик музей урнашкан.
Ремонтны музейның иң кечкенә бүлмәсеннән башлаганнар. Ул иң беренче булып төзелгән икән. Биредә Максимовлар-Сердинскийларның зур булмаган кибете булган. Аннары алар аның янына кушып ике катлы йорт җиткергәннәр. Әлеге кибетнең кайсы елда төзелүе төгәл билгеле түгел. Әмма музей хезмәткәре Олег Александрович безгә бу турыда бер истәлек сөйләде.
- Рус Сәрдәсе авылында су тегермәне булган, өлкән яшьтәге кешеләр сүзләренчә, аның диварында “1860 ел” дигән язу торган. Максимовлар үз кибетләрен нәкъ менә шул тегермәнне төзүчеләр үзләренә яраксыз дип тапкан ташны сатып алып төзегәннәр, диләр.
Бу бүлмәдә инде стеналарны штукатурлап куйганнар, тиздән тәрәзәләрне алыштырачаклар, түшәмне тышлаячаклар, яңа агач идән барлыкка киләчәк, җылыту системасын да төзекләндерәчәкләр.
- Биредә крестьян көнкүреше экспозициясе булачак, чын рус миче барлыкка киләчәк. Өстәвенә, сәүдә почмагы да булыр дибез. Максимовлар бит сәүдәгәрләр булганнар, - ди Олег Волков.
Бинаның икенче катында җылыту системасын алыштырганнар инде, йортның тышкы ягын да тулысынча чистартып чыканнар, хәзер исә җәйге веранда төзергә әзерләнәләр.
Ремонт эшләрен район бюджеты финанслый.
- Хәзерге вакытта ремонт эшләренең беренче этабы бара. Икенче этапта ишегалдын төзекләндерергә, коймалар һәм капка куярга планлаштырабыз. Бу музейның районыбызның туристик маршрутында лаеклы урын алуын телибез. Биредә безнең районның барлык керәшеннәре көнкүреше һәм мәдәнияте белән танышырга мөмкин булачак, мисал өчен, сәрдәлеләрнең костюмнары Кәвәлдә яшәүчеләрнең костюмыннан нәрсәсе белән аерылып торуын үз күзләрең белән күреп булачак, - ди район мәдәният бүлеге башлыгы Айгөл Хикмәтуллина.
Врезка:
Керәшен Сәрдәсе авылындагы музейга нигез 1986 елда салына. Ул чагында авыл мәктәбенең математика укытучысы Анна Никифорова конкурс оештыра, укучыларны борынгы мәдәният һәм көнкүреш предметларын алып килергә чакыра. Авылдашлары ярдәме белән бик күп экспонат җыела, аларны урнаштырырга урын җитми башлый. 2003 елда музей артефактларын элек Максимовлар-Сердинскийларныкы булган ике катлы йортка күчерәләр. Нәкъ менә шул вакытта ул туган якны өйрәнү музее филиалы статусы ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа