Начар гадәтләрдән арыну нигезе диндә һәм әхлаклылыкта
Рус Казысы авылында урнашкан “Ковчег” православие тернәкләндерү үзгендә Халыкара наркомания белән көрәш көненә багышланган чаралар узды. Очрашуга Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләреннән аеклык җәмгыятьләре әгъзалары һәм тернәкләндерү үзәгендә дәваланучыларның туганнары килгән иде.
Чара Изге Богородица чиркәвендә гыйбадәт кылудан башланды, аны чиркәү башлыгы, Казан епархиясенең наркомания һәм алкоголизмга каршы көрәш бүлеге җитәкчесе, “Ковчег” тернәкләндерү үзәге җитәкчесе иеромонах Вячеслав Шапоров җитәкләде.
Гыйбадәт кылу алдыннан Вячеслав атакай борынгы чиркәү турында сөйләде:
- Рус Казысы авылында революциягә кадәр 500ләп хуҗалык исәпләнгән, почта, телеграф булган, ярминкәләр үткәрелгән. Чиркәү 1741 елда төзелгән. Революциядән соң, ул җимерелә һәм сиксән ел ташландык хәлдә була. Хәзер ул биредә тернәкләнүчеләр көчле белән яңадан торгызыла.
Кунаклар һәм үзәктә дәваланучылар наркомания, алкоголизм, тәмәке тарту кебек начар гадәтләрдән арыну турында гыйбадәт кылдылар.
- Халыкның бирегә тартылуы куандыра. Без барлык теләүчеләрне бу авылга килергә чакырабыз, монда яшәргә, участок сатып алырга мөмкин. Ә акчасы булмаган кешеләр безнең үзәктә яши алалар. Биредә эшләр бөтен кешегә дә җитәрлек, һәрвакыт үзеңә шөгыль табарга була, - ди иеромонах Вячеслав Шапоров.
Чиркәүдә гыйбадәт кылу көн саен башкарыла. Иртәнге сәгать 6дан тернәкләндерү курсын үтүчеләр Псалтырь укыйлар, үзләре әзерләгән ризыкны ашыйлар һәм җирле хуҗалыкта эшкә керешәләр. Тернәкләндерү үзәге территориясе шактый зур. Биредә инде яңа сыер абзары, тавык келәте һәм дуңгыз абзары бар. Иеромонах Силуан әйтүенчә, алар инде күптән ашамлыклар сатып алмыйлар. Бәрәңге, ит һәм яшелчәләр биредә һәрвакыт үзләренеке.
- Быел монда тернәкләнү үзәге эшли башлаганга 10 ел була. Нәкъ ун ел элек, 26 июнь көнне – наркомания белән көрәшү көнендә мин монда килдем, ни белән шөгыльләнәчәгем турында бернинди күзаллавым юк иде. Килүемне шушы дата белән бөтенләй бәйләми дә идем. Гаҗәп! Бүгенге көндә бездә 21 кеше тернәкләнү уза. Аннан зрак бик сирәк була. Хуҗалыкны да киңәйтәбез. Узган елны сыер абзарларын зурайттык, хәзер алар 9 сыер сыйдыра ала, шулай ук дуңгыз абзарының территориясен киңәйттек, хәзер анда инде 40 баш дуңгыз яши. Аеклык общиналары республиканың һәр шәһәрендә бар. Әгәр тернәкләнүче монда икән, шәһәрендә аның туганнары, гаиләсе белән эш алып баралар. Кире кайткач, аның артыннан күзәтәләр. Бүген безгә 8 шәһәрдән вәкилләр килде. Соңгы 5-6 елда минем аша яшь малайлардан алып олы яшьтәге бабайларга кадәр 256 тернәкләнүче үтте. Мин аларның бүгенге көндә кайда булуларын, нинди хәлдә, нинди тормыш алып баруларын төгәл беләм. Безгә килгән кунаклар аларны күзәтеп, кирәк чакта ярдәм итеп торучы кешеләр. Ә иң гаҗәпләндергәне – дәвалану үткән кешеләрнең кайберләре үзләре безгә кире кайтып, башкаларга ярдәм итәләр. Казанда бүгенге көндә шикле дәвалау ысулы куллана торган 100дән артык тернәкләнү үзәге эшли. Ә монда, безнең православие үзәгендә, бернинди йозаклар, коймалар юк, беркемне дә көчләп тотмыйбыз. Безнең эшчәнлек ачык. Шуңа күрә мондый җыелышларның тагын бер максаты - кешеләрнең моны белеп, үз күзләре белән күреп инана алулары. Әгәр гаиләгездә начар гадәтләргә бәйлелеге булган кеше бар икән, сез безгә мөрәҗәгать итә аласыз. Ләкин шуны да аңларга кирәк, дәвалану курсы бер елдан да ким булмаска тиеш. Кешенең үз начар гадәтләрен бетерүе генә түгел, ә эчке яктан да үзгәрүе, дөньяга карашын үзгәртүе мөһим. Монда без аңа башка кыйммәтләр тагарга тырышабыз, практика күрсәткәнчә, бу ярдәм итә, - дип уртаклашты безнең белән тернәкләнү программасы җитәкчесе иеромонах Силуан.
Аш өстәленнән соң кунакларга үзәкнең объектларына экскурсия үткәрделәр. Аларга йокы корпусларын күрсәттеләр, җитештерү, авыл хуҗалыгы һәм башка объектлар белән таныштырдылар. Гыйбадәт кылу һәм хезмәт, рухи психотерапевтик программалар аша кешенең яңадан туу процессы турында сөйләделәр.
- Бүгенге очрашуда төрле шәһәрдән 60тан артык кеше катнашты. Без, диндар
кешеләр, Алла безнең барыбызга да ярдәм итә дип ышанабыз.
Мин һәрвакыт әйтәм, рухилык һәм әхлак - барлык зарарлы нәфесләрдән арынуның нигезе. Күпләр бәйлелекләр күп түгел дип уйлый, ләкин хәзерге вакытта 400дән артык төрле бәйлелек билгеләнгән. Наркотикларга, уеннарга, спиртлы эчемләкләргә бәйлелек – бу әле айсбергның очы, өстә күренеп торган җире генә. Үзәк ачылганнан бирле монда 500дән артык кешегә ярдәм күрсәтелде.
Профильле епархия бүлеге һәм “ТРЕЗВЕНИЕ” епархия җәмгыяте бердәм ритмда эшлиләр, Россиядәге православие аеклык җәмгыятьләре (алар 300дән артык) һәм тернәкләнү үзәкләре (70тән артык) белән үзара бәйләнештә торалар. Шулай ук дәүләт наркокүзәтү органнары, сәламәтлек саклау, белем бирү һәм фән оешмалары, Рус Православие Чиркәвенең социаль хезмәт һәм иганәчелек буенча Синодаль бүлеге, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Татарстан буенча гына түгел, Россия буенча да төрле рәсми оешмалар белән элемтәдә торабыз, - диде Казан епархия “Трезвление” җәмгыятенең рәисе Владислав Юферов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia