Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Надеждино авылыннан ирле-хатынлы Аксеновлар тәрбиягә дүрт бала алганнар

Редакция хәбәрчесе телевидение хезмәткәрләре белән алар янына барды, шушы көннәрдә алар турында сюжет күрсәтеләчәк.

Алар гаилә корганда ук күп итеп балалар үстерергә хыялланган. Бүгенге көндә инде үзләренең дүрт балалары үсеп җитеп, үз тормышларын корып ата-аналары йортыннан чыгып киткән. Шул чакта алар күңелләренә нидер, төгәлрәге, кемдер, җитмәвен аңлап алганнар.

Бүген бу гаиләдә дүрт бала тәрбияләнә, аларның исемнәре Артем, Илья, Рамил һәм Рамазан. Гыйнвар башында иң олысына 18 яшь тулган, иң кечесе Рамазанга җәен 14 яшь тулачак. Башта ике малай алганнар, аннары тагын икене. Әлбәттә, бер-берләренә яраклашу авырлыкларсыз булмый.

– Үзебезнең балалар бездән күченгәч, ирем белән миңа күңелсез булып калды. Мин балачактан ук балаларны бик яратам. Күршедәге балаларны да рәхәтләнеп караша идем. Балалар бакчасында ун ел эшләдем. Без әле яшь, көчебез дә бар, шуңа күрә тәрбиягә балалар алдык, - дип тәфсилләп сөйләде Наталья. - Балалар безгә беренче көннән үк әни, әти, дип дәштеләр. Без хәтта үзебезгә кемне алачагыбыз турында да уйланмадык, малаймы, кызмы? Кемне күрсәтсәләр, шуларны алдык. Мин сайламадым. Алар арасыннан ничек итеп кемне дә булса аерып сайлап алырга була инде? Алар минем өчен бер үк, барысы да матур, барысы да кайгырту һәм игътибарга мохтаҗ. Илья безнең беренче сыйныфка телсез балалар укый торган мәктәпкә керде. Ул бөтенләй сөйләшми иде. Сөйләшмәячәк, диделәр аны. Без логопедлар, психологлар белән малайның теле ачылуына ирештек. Моңа беркем дә ышанмады, ә мин ышандым. Башта авыр булды. Алар үз характерларын күрсәттеләр, ниндидер билгесезлек бар иде. Бәлки алар үзләрен кунакка гына алып кайтканнар, кабат китәрбез, дип уйлаганнардыр, – дип искә ала Наталья.

Ул көннән җиде ел вакыт узды, беркем беркая китмәде. Балалар яшьтәшләре кебек үк гадәти тормыш белән яшиләр. Мәктәптә укыйлар, яхшы билгеләр алалар, фән олимпиадаларында катнашалар. Ә олы уллары Артем Артемьев – Ленино-Кокушкино көллиятенең икенче курс студенты, авыл хуҗалыгы җитештерүе мастеры булачак, күптән түгел ул грант конкурсында җиңде. Өйдә уллары әти-әниләренә хуҗалык эшләрендә ярдәм итә. Ә хуҗалык зур, 17 сыер, 60 тавык бар. Эш-мәшәкатьләр күп булса да, аның каравы өстәлдә табигый ит, сөт һәм йомырка. Җәен бергәләп табигать кочагына чыгалар, аның матурлыгына хозурланалар, җиләк җыярга баралар, ә кышын чаңгыда йөриләр.

Балалар барысын да аңлыйлар, хәтта шундый яшь булуларына да карамастан, кайчандыр үз канаты астына алган кешеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерә беләләр.

– Алар бик игелекле, безнең өчен барысын да эшләргә әзер. Безне һәрвакыт кайгырталар, - ди Рамазан.

Безнең геройларның кунакчыллыгы сизелеп тора, өйләрендә уңайлык, җылылык бөркелә. Кунак бүлмәсендә малайлар шахмат уйный. Кухняда кош читлеге эленеп тора, анда әллә кенәри, әллә ту тый кош яши. Әниләре төшке аш әзерли. Стенага картон хәрефләрдән “Котлыйбыз” дигән язу эленгән. Хуҗабикә әйтүенчә, бу бер баланың туган көненнән калган. Залда Яңа ел чыршысы бизәлгән. Бүлмәдә кемдер дәресләрен әзерли. Һәркем үз эшен башкара, һәм һәркемнең үзенчә бәхетле булуы сизелеп тора.


Безнең районда опекунлыкка һәм тәрбиягә бала алган гаиләләрдә 103 бала үсә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса