Надеждино авылында тиздән яңа кибет ачылачак
Бина төзелеше һәм территорияне төзекләндерү төгәлләнде.
Надеждино авылында бер шәхси кибет эшли, әмма өстәмә рәвештә «Авыл кибете» республика программасы буенча дәүләт кибете ачылачак. Бу халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты булачак. Бина төзелгән инде, күптән түгел тирә-юньне төзекләндереп бетергәннәр. Җиргә грунт, юлга вак таш җәйгәннәр һәм кара туфрак белән капладылар. Шулай ук яктырту һәм су белән тәэмин итү системасы үткәрелгән.
Барысы да әзер. Тиздән объектны кабул итәргә тиешләр. Кибет быел эшли башлар дип өметләнәбез, - диде авыл җирлеге башлыгы Искәндәр Галәветдинов.
Шулай итеп, бу кибет программа буенча районда төзелгән өченчесе булачак. Беренчесе Тагашево авылында, икенчесе Богородскта барлыкка килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа