Намуслы хезмәт өчен – грамоталар һәм премияләр
Һәр айны Питрәч кошчылык фабрикасында хезмәт ярышы нәтиҗәләрен билгелиләр. Иң яхшы хезмәткәрләргә грамоталар бирелә, хезмәтчәннәр акчалата да бүләкләнә.
Питрәч кошчылык фабрикасының төрле участокларында җиде йөздән артык кеше хезмәт куя. Һәр айны предприятиедә хезмәт ярышы нәтиҗәләре билгеләнә, ә һәр квартал саен юбилярлар да бүләкләнә. Бу инде матур традициягә әверелгән. Бу айны да предприятиедә чираттагы бүләкләү тантанасы булып узды. Грамоталарны, рәхмәт хатларын Питрәч кошчылык комплексының җитештерү мәйданы директоры Вефхвия Кахаберидзе кулыннан барлыгы 25 хезмәтчән алды. Аларның кайберләре өчен бу беренче бүләкләнү түгел. Андрей Тимофеевич Никифоров биредә машина йөртүче булып инде 30 ел хезмәт куя. Хезмәт казанышлары өчен аңа “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеме бирелде. Ә бу юлы ул намуслы хезмәт куйганы өчен предприятие җитәкчелеге тарафыннан рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
- Мин фабрикада инде 30 ел эшлим, - ди Андрей Тимофеевич. - Эшләү дәверендә коллектив белән бик дуслаштык. Минем һәркемгә рәхмәт әйтәсем килә. Коллектив булмаса, уңышлар да булмас иде.
Кошчылык комплексы директорының гомуми сораулар буенча урынбасары Ләйлә Гайфуллина сүзләренчә, күптән түгел сугыш хәрәкәте ветераннары бәйрәме булып узу сәбәпле, алар бүген сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан хезмәттәшләрен билгеләп үткәннәр. Андыйлар фабрикада алты кеше. Ә кошчылык белгече Әминә Мөзипова “Данлы хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia