Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Наркоманга руль артында урын юк!

Наркотиклар йогынтысында транспорт чарасы белән идарә итүче шоферлар проблемасы актуальлеген югалтмый. Наркоман шоферның куркыныч булуын һәркем аңларга тиеш.

Безнең районда яшәүче ике кеше «берничә наркотик чара кулланудан килеп чыккан бәйлелек синдромы» диагнозы белән табиб-наркологта учетта тора. Шул ук вакытта алар машина йөртү таныклыгына ия, ягъни теләсә кайсы вакытта руль артына утыра алалар.
Район прокуратурасы судка транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында гариза белән мөрәҗәгать итте. Чөнки алар руль артына утырып җәяүлеләргә, башка автомобиль йөртүчеләргә һәм пассажирларга куркыныч тудырырга мөмкин.
Прокуратураның дәгъва таләпләре тулысынча канәгатьләндерелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса