Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Нептун авылында кызыл армияче Мәхмүт Сөнгатуллин каберенә таш куелды

Солдатның сөякләре һәм шәхси әйберләре 2020 елның сентябрендә Волгоград өлкәсендә эзләнү экспедициясе вакытында табыла.

Аның Питрәч районында туып-үскән булуын ачыклавы авыр булмаган. Шәхесне исеме язылган кашык ярдәмендә ачыклаганнар. Табылган әйберләрне Татарстан эзтабарларына тапшырганнар. Алар туганнары белән элемтәгә чыгып, геройны күмделәр. Инде бер ел ул Нептун авылында үзенең ата-бабалары янәшәсендә.

Без киңәшләштек һәм аның соңгы җирләнү урыны туган җире булырга тиеш, дигән карарга килдек. Аны Спас районыннан хәрби комиссариат хезмәткәрләре белән бергә алып кайттылар, - диде оныгы Лилия Газимова.

Хәзер меценат Илназ Муллагалиев ярдәме белән герой каберенә таш куелды. Аны ачу тантанасында җирле халык, туганнары, район башлыгы Илһам Кашапов, хәрби комиссар Владимир Гузич һәм яшь армиячеләр катнашты. Сәламләү сүзеннән соң, катнашучылар кабергә чәчәкләр куйдылар. Шәле мәчете имам-хатыйбы Тимур хәзрәт Латыйпов Изге Коръән аятьләрен укыды, шуннан соң күмәк дога укылды.
Мәхмүт Сөнгатуллин җиде баладан торган гаиләдә иң кечкенә бала була. 1941 елда аңа 18 яшь тулган. Егетне фронтка җибәрәләр. 1942 елның августында немецлар Сталинградка бара, алар юлында меңләгән совет солдаты баса. Кече сержант Сөнгатуллин аларның берсе була. Әмма ул хезмәт иткән дивизияне дошман камап ала һәм юк итә. 15 меңгә якын шәхси составның 300гә якыны исән калган. Ата-анасы  улларының хәбәрсез югалуы турында хәбәр алган. Һәм бу аларны өметләндергән.

Әнием гомеренең азагына кадәр аның турында сөйләде, яхшыга ышанырга тырышты, кайтуын көтте, бик еш елады... әсирлектә булып, газапламаган булсалар ярар иде, дип борчылды, - дип искә ала Наилә Автухова. – Әнинең арабыздан китүенә 40 ел инде, ул югалган абыйсы белән ниләр булганын белми дә. Шуның кадәр елдан соң, ул табылыр дип кем уйлаган! Бу могҗиза. Без аның лаеклы, чын каһарман булуы белән горурланабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса